Бу күләмле чарага районның төрле авыл биләмәләреннән һәм мәгариф учреждениеләреннән 50дән артык спортчы җыелды.
Тәүге тапкыр мондый ярыш узган елның 17 маенда махсус хәрби операциядә катнашучы Айрат Килмөхәммәтов истәлегенә багышланып, берничә дисциплина буенча үткәрелгән иде. Быел да спортчылар, дүрт яшь категориясенә бүленеп, автоматтан атуда, җиңел атлетика кроссында һәм физик әзерлек буенча ярышларда көч сынашты. Нәтиҗәдә, барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу ярыш – бердәмлек символы һәм илебез иминлеге хакына гомерен биргән яугирләргә хөрмәт күрсәтү билгесе булып тора.