+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
23 июль 2025, 10:42

Уфада мөһим спорт чарасы узачак

Башкортстан башкаласында хатын-кызлар боксы буенча Русия чемпионатын уздыру буенча оештыру комитеты утырышы үтте. Утырыш төбәкнең Бокс федерациясе президенты, республика Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узды. Оештыру комитетында Русия һәм Башкортстан Бокс федерацияләре, республика Хөкүмәте, шулай ук иҗтимагый һәм спорт оешмалары вәкилләре катнашты.

Уфада мөһим спорт чарасы узачакУфада мөһим спорт чарасы узачак
Уфада мөһим спорт чарасы узачак
- Мондый дәрәҗәдәге ярышларны уздыру - катлаулы процесс, ул күп кенә хезмәтләрнең килешеп эшләвен таләп итә. Хәвефсезлекне һәм логистиканы, медицина ярдәмен, трансляцияләрне оештыруны тәэмин итү мөһим. Спортчылар, тренерлар, судьялар һәм кунаклар өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырырга кирәк, – дип ассызыклады Андрей Назаров.

Хатын-кызлар боксы буенча Русия чемпионаты агымдагы елның ноябрендә узачак. Моңа кадәр әлеге спорт чарасын уздыру турындагы килешүгә Петербург халыкара икътисади форумында Башкортстан һәм Русия Бокс федерациясе арасында имза салынган иде. Моннан тыш, чемпионат алдыннан 2025 елның сентябрендә Уфада шулай ук «iba чемпионнары төне» профессиональ бокс кичәсе узачак. Андрей Назаров сүзләренчә, ике чара да югары казанышлар спортын үстерү өчен генә түгел, ә республиканың зур ярышлар уздырырга сәләтле төбәк буларак спорт имиджын ныгыту өчен дә мөһим.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов билгеләп үткәнчә, барлык җаваплы хезмәтләр әлеге вакыйгаларга әзерлек процессына җәлеп ителгән, ә төбәк спортчылары югары нәтиҗәләргә ирешү өчен тренировка процессларын оештыралар.

– Без чараларның югары дәрәҗәдә узуы һәм онытылмаслык тәэсирләр калдыруы өстендә эшлибез. Ышанам ки, уртак тырышлык белән без әлеге проектларны уңышлы тормышка ашыра алачакбыз һәм республикада спорт үсешенә зур өлеш кертә алачакбыз, – дип өстәде Руслан Хәбибов.

Оештыру комитеты эше ахырында Андрей Назаров җаваплы оешмаларга хатын-кызлар боксы буенча Русия чемпионатын һәм «Iba чемпионнар төне» һөнәри бокс кичәсен уздыруга бәйле барлык мәсьәләләрне контрольдә тотарга, шулай ук Башкортстан спортчыларына кирәкле ярдәм күрсәтергә кушты.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас