

Бу хакта «Башинформ»да узган матбугат конференциясендә республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов белдерде.
- Республикада, югары казанышлар спорты белән беррәттән, профессиональ спорт та актив үсә. Төбәк башлыгы Радий Хәбиров шәхсән республиканың профессиональ клубларына ярдәм итә, - дип билгеләп үтте Руслан Хәбибов.
Шулай ук, Руслан Хәбибов 4 августта Благовещенда яңа ФОК ачылуы турында хәбәр итте.
- Төп бурыч - яшәү урыны буенча физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру. Бүген республика буенча 16 эре объект төзелә. 1 сентябрьгә кадәр 12 ГТО мәйданчыгын, Нефтекамада акыллы мәйданчыкны эшләтеп җибәрәбез, - диде Руслан Хәбибов.
"Динамо" спорт оешмасының төбәк бүлеге рәисенең беренче урынбасары Максим Чудов республикада баскетбол, волейбол, йөзү һәм башка спорт төрләре үсеше турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бу сезонда «Сыйныфларга спорт» программасы эшләтеп җибәреләчәк.
- Программага баскетбол һәм волейбол керәчәк. 5нче сыйныфтан башлыйбыз. Шулай ук безнең «Динамо» спорт комплексында йөзү, футбол һәм чаңгы ярышлары буенча бушлай программалар эшләтеп җибәрәбез, — дип сөйләде Максим Чудов.
Максим Чудов өстәп әйткәнчә, профессиональ волейбол һәм баскетбол клублары хәзер «Динамо» җәмгыятенә керә.
- «Динамо-Уфа» баскетбол командасы узган сезонда югары лигада җиңү яулады һәм суперлигага күчәчәк. Тагын да зуррак нәтиҗәләргә омтылабыз, - диде ул. — «Динамо-Урал» волейбол клубы да үсүен дәвам итә. Узган сезонда команда җиденче урынны алды. Без бу позицияне саклап калырга ниятлибез. Хәзер команда көрәш сараенда уйнаячак, ул 3400 тамашачыны сыйдыра — «Динамо» стадионына караганда өч тапкырга күбрәк. Хәзерге вакытта объектта профессиональ паркет салу эшләре төгәлләнә, ул волейбол һәм баскетбол өчен кулланылачак.