+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
30 июль 2025, 09:20

Спорт бәйрәмендә катнашмыйча калмагыз!

9 августта 11.00дән 15.00 сәгатькә кадәр Физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында республиканың иң яхшы спорт мәйданчыкларының берсендә – Р.А. Баталова исемендәге Спорт үзәгендә «Үз спорт гаиләсе» фестивале узачак.

Спорт бәйрәмендә катнашмыйча калмагыз!Спорт бәйрәмендә катнашмыйча калмагыз!
Спорт бәйрәмендә катнашмыйча калмагыз!
Чараны Башкортстанның Спорт министрлыгы ярдәмендә «Башкортстан Республикасының спорт-тамаша программалары дирекциясе» спорт һәм мәдәният үсешенә ярдәм итүче коммерцияле булмаган автоном оешма оештырачак.

Программада: армрестлинг, пауэрлифтинг, ядрә белән ату, өстәл теннисы, уктан ату, «Күңелле стартлар» ярышлары. Спорт бәйгесендә СВОда катнашучылар, ветераннар һәм аларның гаилә әгъзалары очрашачак. Фестивальнең барлык кунаклары өчен мәдәни программа эшләнгән, мәйданчыкта аниматорлар, аквагрим, төрле федерацияләр үз спорт төрләрен тәкъдим итәчәк.

Спорт һәм патриотизм бәйрәменә кушылырга, аралашу шатлыгын уртаклашырга һәм Ватаныбызны саклаучыларга хөрмәт күрсәтергә чакырабыз!

Теркәлү өчен түбәндәге сылтама буенча узыгыз: https://org.moisport.ru/public-events-schedule/150220/applications/new

Спорт министрлыгы сайтыннан.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас