

Русиядә Физкультурачылар көне 1939 елдан билгеләп үтелә. “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” шигаре бәйрәмнең төп девизы була. 1961 елдан бу көн ел саен августның икенче якшәмбесендә билгеләнә.
Сәламәт тәндә – сәламәт рух. Моны безнең ата-бабаларыбыз цивилизация таңында ук аңлаган. Борынгы кешеләрнең биюләре һәм башка хәрәкәтчән ритуаллары физкультурачылар күнегүләрен хәтерләтә. Кавемнәр арасында сугышлар башлангач, бигрәк тә өлкән ир-егетләрнең генә түгел, хатын-кызларның да яхшы физик формасын сакларга кирәк була, чөнки җәмгыятьнең көчсез әгъзалары үзләрен яклау түгел, кирәк булганда хәвеф чыганагыннан йөгереп кача да алмаган. Шуңа күрә ул вакытта ук даими дәресләр һәм күнегүләр үткәрелгән, алар, ахыр чиктә, сугышчылары яхшырак әзерләнгән кабиләләргә исән калырга ярдәм иткән.
Физик культураның борынгы грек һәм спарта системалары аеруча киң билгеле. Әйтик, спарталылар үз балаларын 7 яшь тулганчы гына гаиләдә тәрбияләгән. Шуннан соң балалар җәмәгать тәрбиясенә күчә һәм башка фәннәр арасында нәкъ менә физик культура өстенлек иткән аерым йортларга күченә. Егет 18 яшендә шактый кырыс имтиханны уңышлы узганнан соң гына сугышчы булып исәпләнә алган.
Кызлар да алардан калышмый: ныклы һәм чыдам сугышчыларны тудыру өчен яхшы әзерлекле организм кирәк була. Шуңа күрә кызлар яшьтән йөгерүдә, төрле предметлар ыргытуда, спорт көрәшендә көч сынаша.
1889 елның 19 февралендә Русиядә тимераякта шуу буенча беренче ярышлар уза. Бу көнне илебезнең спорт тарихы башлануының рәсми датасы дип санарга мөмкин. Шул ук вакытта биредә сәламәт яшәү рәвешен, физкультура, спорт һәм туризм белән шөгыльләнүне пропагандалаган иҗтимагый физкультура-спорт оешмалары оештырыла башлый, шулай ук бу идеяләрне иҗтимагый аңга этәрә башлаган укытучылар һәм энтузиастлар әзерләнә. Русия физкультурачылары барлык халыкара ярышларда актив катнаша башлый һәм хәтта бүләкләр дә яулый. Русиядә физкультура гадәти күренешкә әверелә.
Бүген физкультура җәмгыятьтә аеруча популяр. Илебез спортчылары дөньяда иң көчлеләрнең берсе. Узган Олимпиада уеннарының нәтиҗәләрен генә карасак та, гомум зачетта Русия алдынгылар исәбендә.
Республикага килгәндә, бездә дә җитәкчелек тарафыннан спортка җитди игътибар бирелә. Башкортстанда ел саен халыкара, ил дәрәҗәсендәге ярышлар үтеп тора. Аларның нәтиҗәсе булып, балалар, спортчылардан үрнәк алып, төрле спорт секцияләренә бара.
Балаларны спортка җәлеп итү эшендә профессиональ спорт клублары да зур роль уйный. Безнең республикада алар берничә. Күптән түгел алар “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә агымдагы сезонга планнары белән уртаклашты.
“Динамо” спорт оешмасының төбәк бүлеге рәисенең беренче урынбасары Максим Чудов республикада баскетбол, волейбол, йөзү һәм башка спорт төрләре үсеше турында сөйләде. Ул билгеләп үтүенчә, бу сезонда “Сыйныфларга – спорт” программасы эшләтеп җибәреләчәк.
– Программага баскетбол һәм волейбол керәчәк. 5нче сыйныфтан башлыйбыз. Шулай ук, безнең “Динамо” спорт комплексында йөзү, футбол һәм чаңгы ярышлары буенча бушлай программаларны эшләтеп җибәрәбез, – диде ул.
Максим Чудов өстәп әйтүенчә, профессиональ волейбол һәм баскетбол клублары хәзер “Динамо” җәмгыятенә керә.
– “Динамо-Уфа” баскетбол командасы узган сезонда югары лигада җиңү яулады һәм суперлигага күчәчәк. Тагын да зуррак нәтиҗәләргә омтылабыз, – диде ул. – “Динамо-Урал” волейбол клубы да үсүен дәвам итә. Узган сезонда команда җиденче урынны алды. Без бу позицияне саклап калырга ниятлибез. Хәзер команда Көрәш сараенда уйнаячак, ул 3400 тамашачыны сыйдыра – “Динамо” стадионына караганда, өч тапкыр күбрәк. Хәзерге вакытта объектта профессиональ паркет салу төгәлләнә, ул волейбол һәм баскетбол өчен кулланылачак.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов белдерүенчә, Башкортстан профессиональ спорт командаларын үстерү өчен барлык шартлар һәм мөмкинлекләр булдыруны дәвам итәчәк.
– Республикада, югары казанышлар спорты белән беррәттән, профессиональ спорт та актив үсә. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров республиканың профессиональ клубларына шәхсән ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Руслан Хәбибов. – Төп бурыч – яшәү урыны буенча физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыру. Бүген республикада 16 эре объект төзелә. 1 сентябрьгә кадәр 12 ГТО мәйданчыгын, Нефтекамада “акыллы” мәйданчыкны эшләтеп җибәрәчәкбез.
Әлбәттә, бүген махсус хәрби операция ветераннарын спортка җәлеп итү, алар спорт белән шөгыльләнә алсын өчен шартлар булдыру буенча да зур эш алып барыла. Шул уңайдан Башкортстанда следж-хоккей буенча СВО ветераннары командасын оештырдылар. Руслан Хәбибов сүзләренчә, “Булат” командасы “Кировец” хоккей клубы базасында төзелгән. Ул тулысынча махсус хәрби операция ветераннарыннан тора.
Шулай ук, тиздән Уфада янә зур спорт чарасы – хатын-кызлар боксы буенча Русия чемпионаты узачак. Күптән түгел аны уздыру буенча да оештыру комитеты утырышы үтте. Утырыш төбәкнең Бокс федерациясе президенты, республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узды. Оештыру комитетында Русия һәм Башкортстан Бокс федерацияләре, республика Хөкүмәте, шулай ук иҗтимагый һәм спорт оешмалары вәкилләре катнашты.
Мондый дәрәҗәдәге ярышларны уздыру – катлаулы процесс, ул күп кенә хезмәтләрнең килешеп эшләвен таләп итә. Хәвефсезлекне һәм логистиканы, медицина ярдәмен, трансляцияләрне оештыруны тәэмин итү мөһим. Спортчылар, тренерлар, судьялар һәм кунаклар өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар булдырырга кирәк, – дип ассызыклады Андрей Назаров.
Хатын-кызлар боксы буенча Русия чемпионаты агымдагы елның ноябрендә узачак. Әлеге спорт чарасын уздыру турындагы килешү Петербург халыкара икътисади форумында Башкортстан һәм Русия Бокс федерацияләре арасында имзаланды. Моннан тыш, чемпионат алдыннан сентябрьдә Уфада шулай ук “iba чемпионнары төне” профессиональ бокс кичәсе узачак. Андрей Назаров сүзләренчә, ике чара да югары казанышлар спортын үстерү өчен генә түгел, ә республиканың зур ярышлар уздырырга сәләтле төбәк буларак спорт имиджын ныгыту өчен дә мөһим.
Узган елга килгәндә, физик культура һәм спорт өлкәсендәге эшчәнлек “Спорт – тормыш нормасы”, “Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)” федераль проектларын, “Башкортстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында алып барылды һәм халыкның физик сәламәтлеген ныгытуга һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыруга юнәлтелде. Шуны да билгеләргә кирәк: Башкортстан Русиядә спорт үсешенә керткән өлеш рейтингында беренче өчлеккә керде, ә Семен Елистратов илнең иң яхшы спортчылары арасында билгеләнде.
Шунысы мөһим: республикада спортны үстерү мәсьәләләре Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның шәхсән игътибары үзәгендә. Ул яшьләрне спортка җәлеп итү, республиканы илдә таныту буенча җитди эш алып бара.
– Республиканың спорт традицияләре бай. Без спорт инфраструктурасын яхшыртуга зур игътибар бирәбез. Зур, заманча объектлар төзибез. Тренерларга һәм спортчыларга ярдәмгә шактый ресурслар юнәлтәбез. Башкортстан – спорт тармагына ярдәм итү чараларының үсешкән системасы булган төбәкләрнең берсе, – диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров.
Бу җәһәттән, узган елда Уфа шәһәрендә “Русия – спорт державасы” халыкара спорт форумын үткәрү елның төп вакыйгасы булды. Анда 5 меңнән артык кеше катнашты, шул исәптән Русия Федерациясенең 88 субъекты, Русиянең Олимпия һәм Паралимпия комитетлары, Гомумрусия спорт федерацияләре, физкультура-спорт оешмалары вәкилләре һәм күренекле спортчылар, шулай ук 30дан артык илдән килгән чит ил кунаклары. Русия Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү буенча совет утырышын Русия Президенты Владимир Путин үткәрүе үзәк вакыйга булды. Видеоэлемтә режимында аның катнашлыгында 2024 елда ил төбәкләрендә файдалануга тапшырылган спорт объектларын, шул исәптән Уфа шәһәрендә Ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексын һәм Нефтекама шәһәрендә “Амфибия” спорт комплексын тәкъдир итү үткәрелде.
Гомумән алганда, республикада спортны үстерү буенча киң колачлы эш җәелдерелгән. Шуңардан чыгып, спортчыларыбызның югары нәтиҗәләрен дә күрәбез. Ә алга таба өстәрәк язылган эшләрне тормышка ашыру нәтиҗәсендә безне тагын да мәртәбәлерәк җиңүләр көтәчәк.
Ример НАСРЕТДИНОВ.