+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
12 Августа 2025, 10:07

«МолоТ» проектында кем җиңде?

6 августтан 9 августка кадәр Пермьдә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында гамәлгә ашырылган «МолоТ» округ проектының йомгаклау этабы узды. Финал 14 төбәктән 420 катнашучыны берләштерде – икътисадның реаль секторы предприятиеләренең 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь белгечләрен, шул исәптән балалы яшь гаиләләрне дә. Конкурс төрле юнәлешләр буенча чаралар системасыннан гыйбарәт.

«МолоТ» проектында кем җиңде?«МолоТ» проектында кем җиңде?
«МолоТ» проектында кем җиңде?
Проектның финал этабына кадәр округның барлык субъектларында төбәк чаралары узды, аларның нәтиҗәләре буенча округ финалына төбәк командалары катнашучылары билгеләнде. Башкортстаннан Пермьгә предприятиеләрнең 28 яшь хезмәткәреннән торган җыелма команда китте.

Төбәк командалары 12 юнәлештә көч сынашты: интеллектуаль турнирлардан һәм иҗади конкурслардан алып, спорт дисциплиналарына кадәр — мини-футбол, волейбол, эстафета, 5000 метрга йөгерү, өстәл теннисы, шахмат, шәһәр спорты, спорт ориентлашуы. Оештыручылар гаилә ярышларын аерым блокка бүлде.

Башкортстан яшьләре финалда үзләрен лаеклы күрсәтте. Республика вәкилләре футболда, катнаш марш-бросокта, хатын-кызлар арасында 5 мең метрга йөгерүдә җиңү яулады, гаилә эстафетасында көмеш медаль алды, ә гомумкоманда зачетлары йомгаклары буенча Идел буе федераль округының беренче 5 төбәге исемлегенә керделәр.

Шулай ук, 8 августта Пермь краенда федераль округтагы Тулы вәкаләтле вәкил каршлыгындагы Совет утырышы узды, анда Игорь Комаров рәислегендә эшләүче яшьләргә ярдәм итү турында фикер алыштылар.

— Без хәзер уникаль ситуациядә торабыз: бүгенге Русия тарихында эшче көчкә ихтыяҗ зур булганда эшсезлекнең минималь дәрәҗәсе. Яшьләр югары мобильлек белән аерылып тора. Шуңа күрә бу мобильлек зыян түгел, ә, киресенчә, кешеләр килсен һәм эшләсен өчен игътибар бирергә кирәк булган бик зур мәсьәләләр комплексы бар. Идел буе федераль округының бөтен ил өчен, шул исәптән безнең сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өчен әһәмиятен исәпкә алып, бу бигрәк тә мөһим, – диде Игорь Комаров. - Лаеклы хезмәт хакы еш кына җитми, яшь белгечләр карьера перспективалары, торак, спорт белән шөгыльләнү һәм мәдәни-киңкүләм ял итү шартлары белән кызыксына.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас