+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
12 август 2025, 16:15

Уфа студентлары халыкара ярышларда уңышка иреште

Санкт-Петербург янындагы «Игорь Драйв» автодромында «Формула Студент: Россия-2025» Халыкара ярышлары тәмамланды. Русия, Кытай һәм Төркиянең иң яхшы техник югары уку йортларыннан 15 студенттан торган инженерлар командасы үз куллары белән җыйган ярыш автомобильләрен күрсәтте һәм төрле дисциплиналарда проектларын яклады.

Уфа студентлары халыкара ярышларда уңышка ирештеУфа студентлары халыкара ярышларда уңышка иреште
Уфа студентлары халыкара ярышларда уңышка иреште

Бәйгедә УУНиТның UGATU Racing Tеam инженерлар командасы (кампус резиденты) 3 болид белән 4 проектны тәкъдир итте.

Студентлар статик дисциплиналарны: бизнес-планнарны, автомобильләр конструкциясен һәм бәясен яклады. Алар, шулай ук, судьялардан кире элемтә алды һәм проектларны яхшырту өстендә эшләде, шуннан соң машиналарны узышка әзерләде.

Гомум зачет нәтиҗәләре буенча EV классында (электр болиды) команда, «бронза» яулап, иң көчлеләр өчлегенә керде һәм «no correction — no perfection» дигән махсус бүләкне алды. Ә CV классында (эчке янулы двигательле болид) 6 һәм 7нче урыннарны яуладылар.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас