+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
21 август 2025, 09:15

Собханкулов, Әминева һәм Габдрәфыйков Уфада көч сынашачаклар

26 сентябрьдә Уфада узачак “Мелбет IBA.PRO 10” турнирында Башкортстан боксы йолдызлары Артур Собханкулов, Азалия Әминева һәм Данис Габдрәфыйков чыгыш ясаячаклар.

Собханкулов, Әминева һәм Габдрәфыйков Уфада көч сынашачакларСобханкулов, Әминева һәм Габдрәфыйков Уфада көч сынашачаклар
Собханкулов, Әминева һәм Габдрәфыйков Уфада көч сынашачаклар
Кичәнең төп ярышында Артур Собханкулов (9-0, КО 4) ватандашы Тигран Узлян (12-1, КО 6) белән җиңел авырлык категориясендә WBA Continental билбавы өчен 10 раундлы бәйгедә очрашачак. Соңгы тапкыр Собханкулов рингка апрель азагында Башкортстан башкаласында чыкты, ул вакытта хөкемдарларның бертавыштан карары белән австралияле Ибраһим Балланы җиңде һәм җиңел үлчәмдә IBА Intercontinental һәм WBA Oceania поясларын яулады. Шулай ук, Собханкулов IBA.PRO версиясе буенча Европа чемпионы титулына ия.

Ике тапкыр Русия чемпионы, 2024 елда БРИКС уеннарында җиңгән Азалия Әминева (3-0, IBA.PRO кысаларында 1 КО) IBA.PRO версиясе буенча 6 раундлы бәйгедә 67 килограммга кадәр категориядә төрек спортчысы Неслихан Моллаоглу белән очрашачак (1-1). Әминева узган елның августында профессиональ рингта дебют ясады һәм бу вакыт эчендә Уфада узган IBA.PRO кысаларында өч уңышлы көрәш үткәрергә өлгерде.

Данис Габдрәфыйковка (4-0, КО 1) WBA Asia Central билбавы өчен 8 раундлы бәйгедә ярым уртача категориядә казахстанлы Дилшат Нурый (9-1, КО 6) каршы торачак. Габдрәфыйков, Собханкулов һәм Әминева кебек үк, соңгы тапкыр рингка апрель аенда Уфада "IBA.PRO" турнирында чыкты, ул вакытта Александр Хохловны җиңде һәм Русия чемпионының көмеш поясын яулады.

«Мелбет IBA.PRO 10» турниры IBA.PRO генеральный директоры Ал Сиест, Iron&Gloves Promotions һәм Dynamo Boxing Promotions, IBA президенты Умар Кремлев һәм Русия Бокс федерациясе ярдәме белән оештырылачак. Шоуның генераль партнеры "Мелбет" букмекер компаниясе булачак. Бокс кичәсе туры эфирда "Матч ТВ" телеканалында күрсәтеләчәк.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас