+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
27 август 2025, 09:20

Спорт, хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендә үткән Башкортстан Хөкүмәте утырышында республиканың шушы елның беренче яртысындагы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды. Спорт, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек нәтиҗәләре һәм ел ахырына кадәр төп бурычлар турында Башкортстан Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов сөйләде.

Спорт, хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча фикер алыштыларСпорт, хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
Спорт, хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
- Бүген Башкортстан илдә физик культура һәм спортны үстерү буенча алдынгы урыннарда бара. Бу өлкәдәге эшебезнең сыйфаты бәяләнгән төп күрсәткеч булып сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп ителгән кешеләр саны тора. Беренче яртыеллык планлаштырылган күрсәткечкә карата 62,6 процент (план буенча 63,0) тәшкил итте, - дип билгеләде Андрей Назаров.

Республикада 141 спорт төре үсеш ала, 129 аккредитацияләнгән спорт федерациясе эшләп килә. 400дән артык атлет Русия җыелма командалары составына керә. 6 айда алар меңнән артык медаль яулаган.

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен социаль адаптацияләүгә юнәлтелгән «Батырлык» проекты гамәлгә ашырыла. Проектта 800дән артык кеше катнаша.

Агымдагы елда следж-хоккей буенча «Булат» командасы формалаштырылды, аның сафларында махсус хәрби операциядә катнашкан 9 ветеран шөгыльләнә, алар өчен боз яңа көрәш һәм триумф аренасы булды. Хәзерге вакытта «Булат» командасы, интенсив күнекмә җыеннары үткәреп, Бөтенрусия аренасында дебютка актив әзерләнә.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас