+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
5 сентябрь 2025, 09:10

Башкалада XI Уфа Халыкара марафоны узачак

Уфа Халыкара марафоны 7 сентябрьдә узачак. Анда катнашучылар Уфа хосписына ярдәм итә ала, марафон кысаларында хосписка ярдәм итү өчен акча җыю оештырылачак.

Башкалада XI Уфа Халыкара марафоны узачакБашкалада XI Уфа Халыкара марафоны узачак
Башкалада XI Уфа Халыкара марафоны узачак

Быел оештыручылар үз рекордларын яңартырга һәм стартта 10 меңнән артык йөгерүче җыярга исәп тота.

«Уфа марафоны-2025» программасына тәҗрибәле йөгерүчеләр өчен тулы марафон (42,2 км) һәм ярыммарафон (21,1 км) керә; һәвәскәрләр өчен 10 км, 5 км һәм 2 км аралыклары бар; 6 сентябрьдә «Динамо» стадионында балалар стартлары булачак.

Катнашучылар 5 һәм 6 сентябрьдә "Уфа-Арена"да 10:00дән 21:00гә кадәр старт пакетлары ала алачак. Старт пакетына ачык дизайнлы футболка керә, ә финишта һәр катнашучы истәлекле медаль алачак.

Маршрутны шулай ук скандинавча атлап, яки роликлы тимераякта узарга мөмкин. Иң мөһиме - вакыт лимитына сыешу.

Чара вакытында концерт һәм бик күп активлыклар планлаштырылган. Музыкаль программаның махсус кунагы - Авраам Руссо.

Марафонны әзерләү һәм уздыру чорында түбәндәге чикләүләр гамәлдә булачак:
- 6 сентябрьдә 8:00 дән 24:00 гә кадәр юл йөрү өчен Зәки Вәлиди урамының Карл Маркстан алып Совет урамына кадәрге участогы ябылачак;

- 7 сентябрьдә сәгать 00.00 дән 16:00 гә кадәр Карл Маркс һәм Тукай урамнарын «Динамо» стадионы буйлап ябачаклар;

- 7 сентябрьдә 5:00 дән 15:30 га кадәр “Динамо” стадионы каршында һәм аннан соң, Совет, Пушкин, Карл Маркс, Достоевский, Мостай Кәрим, Коммунистик, Ленин, Краснодон, Гоголь, Гафури һәм Тукай урамнарын кертеп, маршрут буенча хәрәкәт ябыла.

- 7 сентябрьдә 5нче һәм 16нчы трамвайлар хәрәкәте туктатылачак, 22нче троллейбус хәрәкәт маршрутын үзгәртәчәк.

Урамнар ябылу зонасында урнашкан йортлардан чыгу урыннары блокланачак. Шәһәр хезмәтләре уфалыларга үз сәфәрләрен алдан планлаштырырга һәм чикләүләрне исәпкә алып, автомобильләрне парковкаларга куярга киңәш итә.

Фото: Уфа хакимияте матбугат хезмәте


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас