+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
15 Сентября 2025, 11:44

Спорт мәктәпләренә яңа автобуслар бирелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәтнең ЦУРда үткән оператив киңәшмәсендә республиканың спорт мәктәпләре директорларына яңа автобус ачкычлары тапшырды.

Спорт мәктәпләренә яңа автобуслар бирелдеСпорт мәктәпләренә яңа автобуслар бирелде
Спорт мәктәпләренә яңа автобуслар бирелде
Пассажир автобуслары Уфа һәм Благовещен районының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренә, шулай ук Биатлон буенча олимпия резервы мәктәбенә бирелде.

"Республиканың барлык биатлон бергәлегеннән рәхмәт белдерәсем килә. Былтыр бинабызга капиталь ремонт ясалды, быел трасса киңәйтелде. Комплекска «Б» категориясе бирелде. Болар барысы да безгә Русия чемпионатларын гына түгел, халыкара ярышларны да уздырырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа җиһазлар сатып алу нәтиҗәсендә безнең спортчылар зур турнирларда чемпион булды. Моңа ачык мисал – Эдуард Латыйпов һәм Елизавета Каплина", - дип билгеләп үтте Биатлон буенча олимпия резервы мәктәбе директоры Виктор Никитин.

Республика Хөкүмәте вице-премьеры, спорт министры Руслан Хәбибов билгеләп үткәнчә, әлеге автобуслар «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында сатып алынган.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас