

Бүген "Патриот" паркында төбәкнең әйдәп баручы 8 югары уку йортыннан 300 студент Башкортстан Башлыгы Кубогын яулау өчен бәйгедә катнашты.
– Мондый чаралар яшьләрнең физик яктан камилләшүенә, республика югары уку йортларында физкультура-спортны үстерүгә шартлар булдырырга ярдәм итә. Студентлар анда вакытларын файдалы үткәрә һәм яңа танышлар, дуслар таба, - диде Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров.
Ярыш нәтиҗәләре октябрь башында игълан ителәчәк. Җиңүче командалар бүләкне республика җитәкчесе кулыннан алачак.
Фото: Евгений Буров