+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
19 сентябрь 2025, 05:00

Уфада бокс буенча турнир узачак

Ике тапкыр Русия чемпионы, 2024 елгы БРИКС уеннары җиңүчесе Азалия Әминева Уфада 26 сентябрьдә узачак «IBA.PRO 9» турниры турында из фикерен белдерде. Аның кысаларында ул да чыгыш ясаячак.

Уфада бокс буенча турнир узачакУфада бокс буенча турнир узачак
Уфада бокс буенча турнир узачак
Русия кызы 6 раундлы алышта 67 килограммга кадәр авырлык категориясендә төрек кызы Неслихан Моллаоглу белән очрашачак. Әминева профессиональ рингта узган елның августында дебют ясады һәм бу вакыт эчендә өч уңышлы көрәш уздырырга өлгерде.

— Минем өчен профессиональ рингта чыгыш ясау - яңа баскыч. Мин беләм, биредә әле ирешмәгән бик күп чакырулар һәм максатлар бар, - ди Азалия Әминева. - Хәзер без моңа актив омтылабыз. Көндәш тумышы белән Төркиядән, ә без беләбез, төрек боксчылары начар түгел.

Башкортстанда, Уфада уза торган барлык турнирлар һәм ярышлар минем өчен иң яратканнарым. Миңа үз өемдә бокс белән шөгыльләнү ошый, чөнки мин аңлыйм: монда минем белән бер залда бөтен җанатарларым. Бу уйлар миңа ышаныч бирә.

Мин беләм, рингтан чыккач, минем өчен җан атарга килгән һәркемне кочаклап рәхмәт әйтә алачакмын.

Фото: mgazeta.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас