+28 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Спорт
23 сентябрь 2025, 06:06
Башкортстанда бокс үсештә!
Тиздән Уфада хатын-кызлар арасында бокс буенча Бөтенрусия чемпионаты узачак. Республикада бу спорт төре ничек үсеш алуы һәм ни өчен Башкортстан башкаласы зур ярышлар уздыру урыны булуы турында «Молодежная газета» басмасына Башкортстан Бокс федерациясенең спорт эше буенча башкарма директоры урынбасары Леонид Клецов сөйләде.
Башкортстанда бокс үсештә!
- Бүген Башкортстанда боксны үстерү өчен барлык кирәкле шартлар булдырыла. Безнең ир-егетләр җыелма командасы ел саен Идел буе федераль округы чемпионатының команда зачетында призлы урыннар ала. 2023 һәм 2024 елларда республиканың Бокс федерациясе Русиядә иң яхшысы дип танылды. 40 район һәм шәһәрдә соңгы ике елда Федерациянең 20 филиалы ачылды, - ди Леонид Клецов. - Муниципалитет башлыкларының шәхсән филиал җитәкчесе булуы сөендерә, бу, һичшиксез, киләчәктә бокс үсешенә йогынты ясаячак. Башкортстан Хөкүмәте, Спорт министрлыгы гына түгел, шәхси акчаларын һәм көчләрен салучы эшкуарлар да бу җәһәттән зур ярдәм күрсәтә. Дәүләт һәм бизнес вәкилләренең уртак бурычны бергә хәл итүе бик мөһим. Ә безнең бурыч бер - үсеп килүче буынны чын патриотлар һәм Ватаныбызны саклаучылар итеп тәрбияләү.
Бу уңышларның барысы да безнең һәрберебезнең Русия Президенты Владимир Путин куйган максатны - 2030 елга спортка русиялеләрнең 70 процентын җәлеп итү бурычын аңлавы белән бәйле. Һәм без югары нәтиҗәләргә ирешү өчен бөтен көчебезне куябыз. Тренерлар спортчылар белән бергә барлык кирәкле инвентарь һәм экипировка белән тәэмин ителгән, ярышларга һәм укыту-күнекмә чараларына чыгу мөмкинлеге бар. Мәктәп җитәкчелеге, Федерация, Спорт министрлыгы һәм Хөкүмәт кирәкле шартларны булдыра, ата-аналар ярдәм итә, ә меценатлар акча бүлеп бирә. Һәм бу зур уртак эш уңай нәтиҗәләр бирә.
Бу хакта тулырак:
https://mgazeta.com/articles/novosti/2025-09-22/ufa-gotovitsya-prinyat-chempionat-rossii-po-boksu-sredi-zhenschin-4397316
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"