

IBA 26 сентябрьдә Көрәш сараенда узачак. Рәсми үлчәү тантанасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров катнашты.
- Профессиональ бокс кичәсе республикада әлеге спорт төрен популярлаштыруга юнәлтелгән. Безгә дөньяның 5 иленнән спортчылар килде. Башкортстанны хаклы рәвештә Идел буе федераль округы башкаласы дип кенә түгел, ә шундый ярышлар уздыру буенча илнең башкаласы дип тә санарга була, — дип сөйләде Андрей Назаров.
«IBA чемпионнар төне»ндә югары дәрәҗәле спортчылар көрәшәчәк, берничә көрәш узачак. Төп бәйгедә Башкортстаннан Артур Собханкулов һәм Тигран Узлян очрашачак. Үлчәү процедурасында катнашучы ике көрәшче дә - 61,1 килограмм авырлыкта.
Фото: pravitelstvorb.ru