+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
27 сентябрь 2025, 06:50

Башкортстан боксчылары җиңү яулады!

Уфада профессиональ бокс ярышлары узды.

Башкортстан боксчылары җиңү яулады!Башкортстан боксчылары җиңү яулады!
Башкортстан боксчылары җиңү яулады!

26 сентябрьдә Уфада Көрәш сараенда «IBA/PRO9МЕЛБЕТ»профессиональ бокс ярышлары узды. Чара IBA Президенты Умар Кремлев һәм Русия Бокс федерациясе ярдәмендә оештырылды.

Спорт аренасында танылган Русия һәм чит ил боксчылары катнашында 6 төрле чагу һәм көчле көрәш узды.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Уфа инде бишенче тапкыр бокс дөньясында иң мөһим вакыйганы кабул итә.

- Профессиональ бокс кичәсе боксның дөньяда, Русиядә һәм Башкортстанда никадәр популяр булуын күрсәтә. Әлбәттә, мондый бәйрәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге республика командасы ярдәменнән башка була алмады. Бүген һәркем үзенең адреналин порциясен һәм рингта күргәннәреннән шатлык алачак. Көндәшлек рухы бары тик уңай хис-кичерешләр генә китерсен: җиңүчегә –лаеклы бүләк, тамашачыга – чын күңелдән ләззәт, спортка — яңа казанышлар, — дип теләде ул спортчыларга һәм Халыкара боксчылар ассоциациясенә һәм аның президенты Умар Кремлевка турнирны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Профессиональ «IBA/PRO9МЕЛБЕТ» кичәсе кысаларында дөньяның 6 иленнән 12 спортчы катнашлыгында ярышлар узды. Башкортстаннан 4 спортчы — Артур Собханкулов, Азалия Әминева, Данис Габдрафыйков һәм Бекхан Исраилов чыгыш ясады.

61,2 килограмм авырлык категориясендә Уфада туган Артур Собханкулов белән Краснодар егете Тигран Узлян арасындагы көрәш кичәнең төп вакыйгаларының берсе булды. Башкортстан боксчысы көндәшен җиңеп, җиңел үлчәүдә WBA Continental титулын яулады. Хатын-кызлар арасында 67 килограмм авырлык категориясендә Октябрьскийдан Азалия Әминева төрек спортчысы Неслихан Моллаоглуны җиңде.

90,7 килограмм авырлык категориясендә Белореттан Бекхан Исраилов Ираннан килгән Иман Рамезанпурны җиңде.

66,7 килограмм авырлык категориясендә көрәш уфалы Данис Габдрафыйковка җиңү китерде, ул техник нокаут белән Казахстаннан Темирҗан Баймолданы җиңде.

Андрей Назаров җиңүчеләрне котлап, барысын да 2025 елның 27 ноябреннән 7 декабренә кадәр Уфада узачак Хатын-кызлар боксы буенча Русия чемпионатына чакырды.

 

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас