+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
27 сентябрь 2025, 12:52

Сәламәтлек - спортта, кала күрмәгез артта!

Бүген кунакчыл Дүртөйле җирендә җиңел атлетика буенча юбилейлы XXXV ярыммарафоны узды. Аны, һәр елдагыча, “Кызыл таң” гәзите Дүртөйле районы хакимияте белән берлектә оештырды.

Сәламәтлек - спортта, кала күрмәгез артта!Сәламәтлек - спортта, кала күрмәгез артта!
Сәламәтлек - спортта, кала күрмәгез артта!
Һава торышы салкынча булуга, көзге кояш ара-тирә болыт артына качып, яңгыр сибәләп торуга карамастан, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен сөючеләр чарадан читтә калырга теләмәде, Дүртөйле шәһәренең дәртле музыка яңгырап торган үзәк мәйданында иртән үк күңелле ыгы-зыгы хөкем сөрә иде.

Спортчылар якын-тирә районнардан гына түгел, хәтта илебез башкаласы Мәскәүдән һәм башка шәһәрләрдән дә килгән. Әйткәндәй, мәскәүле Юлия Һадыева ярыммарафонның иң яшь катнашучысы да булды, аңа 24 яшь. 21,1 километр арага йөгерергә базнат иткән иң өлкән спортчы 77 яшьлек Игорь Николаев Ижевск шәһәреннән килгән. Юлия 18-49 яшьлек гүзәл затлар арасында өченче урынны яулады, ә Игорь Николаев "Җиңүгә омтылыш өчен" номинациясендә бүләкләнде.

Ярыммарафонның абсолют чемпионы исеменә Уфа шәһәреннән Юрий Плотников лаек булды. Ул дистанцияне 1 сәгать 19 минут 18 секундта үтте.

- Мин "Кызыл таң" ярыммарафонында ел саен катнашырга тырышам, - диде җиңүче. - Былтыр үземнең яшь төркемендә икенче урынны алган идем, быел менә пьедесталның иң югары баскычына күтәрелдем. 21,1 километрны бу юлы биш минутка тизрәк йөгереп үттем. Әлеге чагу спорт бәйрәмен оештыручыларга ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Ул югары дәрәҗәдә узды.

Һөнәре буенча геофизик Юрий Сергеевич, эше бик җаваплы, хезмәт графигы тыгыз булуга карамастан, спорт белән даими шөгыльләнергә вакыт таба.

- Дүртөйле районы мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары - 300 метрга, өлкәннәре 5 һәм 10 километрга йөгерде. Үсеп килүче буын вәкилләренең җиңел атлетика белән кызыксынуы, моның өчен районда тиешле шартлар булдырылуы сөендерә, - диде ул.

Ун километр арага, мәктәптә укучы үсмерләрдән тыш, йөгерешчеләр 18+ төркемендә дә ярышты. Һәркайсысында җиңүчеләр билгеләнде. Ярыммарафонга килгәндә, анда 29 кеше көч сынашты, алар арасында берничә яшь төркеме аерымланып, аларда да җиңүчеләр ачыкланды.

Спорт бәйрәме турында тулы репортажны гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә укырсыз.

Рәсемдә: ярыммарафонның абсолют җиңүчесе Юрий Плотников.

Автор фотосы.
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас