+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
27 сентябрь 2025, 06:45

Уфада «IBA/PRO9МЕЛБЕТ» профессиональ бокс ярышлары узды

Турнир алты илдән 12 спортчыны җыйды.

Уфада «IBA/PRO9МЕЛБЕТ» профессиональ бокс ярышлары уздыУфада «IBA/PRO9МЕЛБЕТ» профессиональ бокс ярышлары узды
Уфада «IBA/PRO9МЕЛБЕТ» профессиональ бокс ярышлары узды

Кичә, 26 сентябрьдә, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров көрәш сарае мәйданчыгында узган «IBA/PRO9МЕЛБЕТ» профессиональ бокс кичәсендә булды. Турнир алты илдән 12 спортчыны җыйды. Алар арасында— Башкортстан вәкилләре Азалия Әминева, Артур Собханкулов, Данис Габдрафыйков һәм Бекхан Исраилов.

90,7 килограмм авырлык категориясендә Белореттан Бекхан Исраилов Ираннан килгән Иман Рамезанпурны җиңде.

66,7 килограмм авырлык категориясендә көрәш уфалы Данис Габдрафыйковка җиңү китерде, ул техник нокаут белән Казахстаннан Темирҗан Баймолданы җиңде.

Хатын-кызлар арасында 67 килограмм авырлык категориясендә Октябрьскийдан Азалия Әминева төрек спортчысы Неслихан Моллаоглуны җиңде.

61,2 килограмм авырлык категориясендә Уфада туган Артур Собханкулов белән Краснодар егете Тигран Узлян арасындагы көрәш кичәнең төп вакыйгаларының берсе булды. Башкортстан боксчысы көндәшен җиңеп, җиңел үлчәүдә WBA Continental титулын яулады.

Радий Хәбиров шәхсән үзе Артур Собханкуловны җиңүе белән котлады.

– Бу профессиональ, иң яхшы бокс кичәсе, анда чит ил һәм безнең республика спортчылары чыгыш ясады. Без киләчәктә дә биредә, Көрәш сараенда, төрле халыкара ярышлар уздырачакбыз, - дип ассызыклады төбәк Башлыгы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас