Әлбәттә инде аңа «Маратны яратасыңмы?» дигән сорау да язганнар.
Илмира Нәгыймова: «Әлбәттә. Әнә бит ул мине ничек ярата», – дип җавап биргән һәм Яшел Үзәндәге концертында Марат Яруллин белән видеоны яңадан урнаштырган.
Бу видеоны без дә куйган идек. Анда Марат Илмираның концертында тыныч кына урынында утыра алмыйча торып басып, балконнан гына кушылып бергә җыр башкара.
"Үбим әле" җырын алар икәү яздырган иде. Бик матур килеп чыкты. Яратышу гаеп түгел, яратышсыннар.