-5 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
10 октябрь , 14:00

Радий Хәбиров спорт делегацияләре вәкилләре белән очрашты

10 октябрьдә Уфаның Көрәш сараенда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Һиндстан, Үзбәкстан һәм Әфганстан делегацияләре вәкилләре белән очрашты. Алар Башкортстан Башлыгы каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча совет эшендә катнаша.

Радий Хәбиров спорт делегацияләре вәкилләре белән очрашты
Радий Хәбиров спорт делегацияләре вәкилләре белән очрашты

Радий Хәбиров чараның мөхтәрәм кунакларын сәламләде һәм аларга нәтиҗәле эш теләде.

- Республикабызда сезне кабул итү безнең өчен зур мәртәбә. Безнең һәр ил белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Без эре спорт ярышларын уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер, - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы. - Мондый катлаулы вакытта спорт илләребезгә дус булырга һәм аралашуны дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Без алга таба да уртак чаралар үткәрәчәкбез.

Әфганстанның Олимпия комитеты башлыгы Васик Әхмәдулла Башкортстан халкын якынлашып килүче Республика көне белән котлады һәм төбәкнең динамик үсешен билгеләп үтте.

- Мин Уфада беренче генә тапкыр түгел, шәһәрнең ничек үзгәрүен күрәм. Монда әфганлылар күп яши, алар эшли, гаиләләр төзи, - диде Васик Әхмәдулла. - Чыннан да, спорт безнең илләрне берләштерә. Бүген монда килүебезгә шатмын. Русия - спорт иле, сез безнең өчен үрнәк. Сезнең тәҗрибәгез зур, көчле тренерлар. Без бу көннәрдә эре спорт объектларында булдык һәм тәҗрибәне үзләштерергә әзер.

Шулай ук Башкортстан җитәкчелегенә спорт өлкәсендәге актив хезмәттәшлеге өчен Һиндстан Халык партиясенең (BJP) Панджаб штатындагы вице-президенты Раджеш Багха һәм Үзбәкстан халыкара билбау көрәше федерациясе вице-президенты Равшан Дастиров рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас