Совет утырышы Спорт сараенда үтте һәм анда 500гә якын делегат катнашты – министрлыклар җитәкчеләре, спорт федерацияләре вәкилләре, танылган спортчылар, тренерлар һәм чит ил кунаклары – Әфганстан, Һиндстан, Үзбәкстан вәкилләре. Көн тәртибендә спорт инфраструктурасын үстерү, зур ярышлар уздыру һәм спортчыларны, тренерларны хуплау мәсьәләләре каралды.
Радий Хәбиров үз чыгышында соңгы еллардагы нәтиҗәләрне билгеләп үтте:
– Русия Спорт министрлыгы ярдәме белән без 5 ел эчендә 1 400 дән артык спорт корылмасы төзедек. Башкортстан бүген ил буенча иң күп спорт объектлары булган өч төбәкнең берсе. Барлык объектлар да халык арасында зур сорау белән кулланыла һәм реаль файда китерә, – диде республика Башлыгы.
Башкортстанда «Бизнес-спринт. Мин спортны сайлыйм!» федераль проекты уңышлы тормышка ашырыла. Аның кысаларында дәүләт-хосусый партнёрлык нигезендә 3 объект төзелде, киләсе елда тагын 3 спорт комплексы файдалануга тапшырылачак. Адаптив спорт өлкәсенә дә аерым игътибар бирелә.
– Бездә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт төрләре буенча зур тәҗрибә тупланган. Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннарында җиңүчеләребез бар. Республикада 5 700дән артык спорт объекты адаптив спорт өчен җайлаштырылган, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Башкортстанда балалар өчен I Кышкы СНГ Спартакиадасын уздыру да безнең мөмкинлекләребезне күрсәтә.
Ул шулай ук СВО ветераннары өчен “Батырлык/Мужество” проектының әһәмиятен билгеләп үтте.
– Спорт – ул тернәкләнү һәм тормышка яңадан кайту юлы. Әлеге проектта 300дән артык ветеран һәм аларның 1,5 меңгә якын гаилә әгъзасы катнаша, – диде ул.
Шул ук көнне Радий Хәбиров видеобәйләнеш аша Пермьдә узган «Автодор кубогы» буенча грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турнирын ачуда катнашты. Бу чара «Бердәм Россия» партиясенең «Выбор сильных» проекты кысаларында узды.
– Башкортстан һәм Пермь крае – рухы буенча туган төбәкләр. Спорт безне берләштерә, яшьләрне дөрес юлга юнәлтә, – диде Радий Хәбиров. – Барлык катнашучыларга уңышлар, матур һәм гадел көрәш телим.
Шул ук көнне Уфада тагын бер әһәмиятле вакыйга булды – Башкортстан Башлыгы һәм Русия Өстәл теннисы федерациясе президенты Александр Бабаков яңа Өстәл теннисы үзәге төзелешенә старт бирделәр. Яңа объект республикада Өстәл теннисы үсешенә яңа этәргеч бирәчәк.
– Бу проект безнең өчен спортчылар әзерләү, сәламәт яшәү рәвешен үстерү һәм халык өчен мөмкинлекләр арттыру юнәлешендә зур адым, – диде Радий Хәбиров.
Тантана барышында хөрмәтле кунаклар киләчәк буын спортчыларына мөрәҗәгатьләрен капсула эченә салып, символик арт-объектка урнаштырды. Көн ахырында Радий Хәбиров спортчыларга һәм тренерларга рәхмәт белдереп болай диде:
– Нинди авыр чор булмасын, без физик культура һәм спортны үстерүне дәвам итәчәкбез. Спорт – ул сәламәт җәмгыятьнең нигезе, – дип йомгаклады ул.
Алга таба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия спорт министрының беренче урынбасары Одес Байсолтанов республикада падел-теннис буенча беренче һөнәри турнир башлану тантанасында катнашты. Ярышлар «Арена» падел-клубы кортында уза – бу спортның бу төрен үстерү өчен Башкортстанда беренче махсуслаштырылган үзәк.
Символик төймәгә басып, Радий Хәбиров, Одес Байсолтанов һәм Алексей Сорокин турнирга старт бирделәр. Башкортстан Башлыгы шулай ук әлеге спорт төре белән шөгыльләнүче балаларның ракеткаларына кул куйды.
Фото: bashinform.ru