-5 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
22 октябрь , 13:55

Безнекеләр - алдынгылар исәбендә!

Уфа фән һәм технологияләр университетының "ugatu Racing Team" инженер-узыш командасы Чжэнчжоу шәһәрендә "Formula Student China 2025" ярышларында уңышлы чыгыш ясады.

Безнекеләр - алдынгылар исәбендә!
Безнекеләр - алдынгылар исәбендә!
Киң колачлы чарага Кытай, Русия һәм Бангладештан 68 команда җыелды. Уфаның вузара кампусы студентлары ярышларның узыш өлешендә катнаша алган бердәнбер Русия вәкиле булды.

Шул ук вакытта уфалылар спорткарсыз калырга мөмкин иде. Могҗиза коткара: аларның автомобиле таможняда тоткарланып кала һәм трассага чыгарга берничә сәгать кала килеп җитә. Төнлә эшләргә мөмкинлек биргән оештыручылар һәм җиһазлар, инструментлар белән уртаклашкан башка командалардан катнашучылар ярдәме белән университет узыш болиды трекка чыга һәм яхшы нәтиҗә күрсәтә алды. Ягулык нәтиҗәлелеге буенча алтынчы урын - мондый эре халыкара ярышларда бик югары нәтиҗә, яңгыр аркасында 40 машинаның 10сы трассадан чыгуын исәпкә алганда.

- Ярышларга безнең команда яңартылган составта барды, тәҗрибәсез егетләр өчен бу бик җитди сынау булды, алар аны лаеклы үттеләр, - дип билгеләп үтте команда җитәкчесе Максим Рәҗәпов. - Мондый стартлар студентларның һөнәри дәрәҗәсен сизелерлек күтәрә, үзләренең конкурентлык сәләтен күрсәтергә, халыкара багланышлар урнаштырырга мөмкинлек бирә. Безгә Кытай студентлары килде һәм укырга килергә һәм тәҗрибә уртаклашырга теләүләре турында сөйләделәр. Түбәннән мондый башлангыч югарыда хуплау табар дип өметләнәбез.

Уфа студентлары сүзләренчә, узган ел Мәскәү ярышларында алар Кытай командаларының берсе белән дуслашкан һәм хәтта брендлы форма алмашкан. Ә быел, Русия коллегалары белән очрашкач, Кытай студентлары дуслык билгесе итеп мәйданга безнең университет формасында килде.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас