-5 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
22 октябрь , 13:54

Бокс буенча ярышларны күрми калмагыз!

27 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Башкортстан башкаласында хатын-кызлар арасында бокс буенча Русия чемпионатын узачак. Ярышлар Көрәш сараенда үтәчәк.

Бокс буенча ярышларны күрми калмагыз!
Бокс буенча ярышларны күрми калмагыз!
Чемпионатны уздыру урыны сыйфатында Уфаны сайлау 2025 елның июнендә Петербург халыкара икътисади форумында билгеле булды, анда тиешле килешү имзаланды. Башкортстан бокс федерациясе президенты, төбәк Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров ассызыклаганча, республикада алга киткән спорт инфраструктурасы бар, ә чемпионатны уздыру боксны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруда мөһим адым булачак.

Ярышларда бөтен Русиядән 180 спортчы катнашачак. Республикадан җиде авырлык категориясендә 11 спортчы катнашачак. Андрей Назаров чемпионатның югары дәрәҗәдә оештырылуына ышаныч белдерде һәм барлык теләүчеләрне ярышларга чакырды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас