Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узган зур спорт вакыйгасына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында билгеле булды. Ул билгеләп үткәнчә, республиканың иң югары дәрәҗәдәге ярышларны оештыруда зур тәҗрибәсе бар.
- Күптән түгел 4 меңнән артык тамашачыны җыйган бишенче һөнәри бокс кичәсен уңышлы уздыру республикабызның оештыру мөмкинлекләрен тагын бер кат раслады. Безнең беренче чираттагы бурыч - Башкортстанны илебезнең спорт башкаласы итү, һәм без моңа эзлекле рәвештә барабыз, – дип ассызыклады Андрей Назаров.
Спорт министры Руслан Хәбибов сөйләгәнчә, хатын-кызлар арасында бокс буенча Русия чемпионаты - 2025 елның иң мөһим спорт чараларының берсе, ә мондый дәрәҗәдәге ярышларны оештыру республика һәм барлык бокс җәмәгатьчелеге өчен өстенлекле бурыч булып тора.
- Чарага әзерлек тулы куәтенә бара. Аны үткәрү датасы итеп көрәш сараенда 27 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр вакыт билгеләнгән. Процесста катнашучыларның барысы да чара югары дәрәҗәдә узсын һәм, һичшиксез, онытылмаслык тәэсирләр калдырсын өчен эшлиләр. Ышанам ки, уртак тырышлык белән без бу проектны уңышлы тормышка ашыра алачакбыз һәм спортны, аерым алганда, боксны үстерүгә, Башкортстанда да, тулаем илдә дә сизелерлек өлеш кертә алачакбыз, – дип билгеләп үтте Руслан Хәбибов.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте