Илнең төп спорт форумы 5 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Самара һәм Тольятти территориясендә Русия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә
Президент Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә уза. Чарада дөньяның 51 иленнән вәкилләр катнаша. 2024 елда шушындый ук чара республикабыз башкаласы Уфда узган иде.
«Русия – спорт державасы» XIII Халыкара спорт форумында катнашучыларны ил Президенты Владимир Путин сәламләде. Сәламләү сүзендә дәүләт башлыгы ассызыклаганча, форум ел саен спорт эшлеклеләрен, спорт федерацияләре һәм оешмалары җитәкчеләрен, әйдәп баручы тренерларны һәм остазларны, танылган атлетларны һәм чит ил белгечләрен берләштерә һәм актуаль һөнәри бурычлар һәм проблемалар буенча фикер алышу, алдынгы тәҗрибәләр алмашу өчен абруйлы дискуссия, эксперт мәйданчыгы булып хезмәт итә.
5 ноябрьдә «Солидарность Самара Арена» стадионында форумның күргәзмә экспозициясе ачылды, шулай ук беренче пленар сессияләр һәм "түгәрәк өстәл"ләр узды, аларда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов катнашты.
- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән «Милли спорт төрләренең киләчәге: традицияләр заманча төргәктә» "түгәрәк өстәл"ендә катнашучыларны сәламлим. Хезмәттәшләребез белән республикабызның милли спорт төрләрен популярлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклаштык. Билгеләп үтәм, соңгы 5 елда бу өлкәдә без шактый алга киттек, - диде Руслан Хәбибов.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте