-5 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
6 ноябрь , 18:04

"Спорт - республика сәясәтенең иң мөһим юнәлешләренең берсе"

Бүген, 6 ноябрьдә, Самарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Русия – спорт державасы» XIII Халыкара форумының эшлекле программасында катнашты. Бу - физик культураны, һөнәри һәм киңкүләм спортны үстерүгә багышланган зур чара.

"Спорт - республика сәясәтенең иң мөһим юнәлешләренең берсе"
"Спорт - республика сәясәтенең иң мөһим юнәлешләренең берсе"
Төбәк җитәкчесе ил төбәкләренең, спорт берләшмәләренең һәм тармак компанияләренең күргәзмә экспозициясен карады, шулай ук Русия Спорт министрлыгы стендында Башкортстанны тәкъдир итте.

Радий Хәбиров ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенкога физкультура һәм спортны үстерү өлкәсендә төбәк сәясәтенең төп юнәлешләрен, шулай ук республикада төзелгән эре спорт объектларын тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, ил Президенты Владимир Путин 2030 елга ил халкының физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче өлешен 70 процентка җиткерү бурычын куйды. Башкортстанда бу күрсәткеч 2019 елда 45,2 проценттан былтыр 62 процентка кадәр арткан.

- Спорт - республика сәясәтенең иң мөһим юнәлешләренең берсе. Без аңа зур игътибар бирәбез. Гомумән алганда, Башкортстанның спорт инфраструктурасы бик яхшы үскән, бездә төрле дисциплиналарда көчле командалар һәм атлетлар күп. Спорт җиһазлары, форма һәм экипировка җитештерү индустриясен үстерәбез, - дип билгеләде Радий Хәбиров. – Безнең алда торган бурычлар арасында – Уфада җиңел атлетика манежын төзү, Ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексының икенче чиратын төзеп бетерү, «Бизнес-спринт» федераль проекты кысаларында яңа объектларны сафка бастыру. Эш күләме зур булачак. Барлык планнарны да уңышлы тормышка ашырачагыбызга ышанам.

Самарадагы форум мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы, шулай ук, Русия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү буенча советның пленар утырышында катнашачак.

Фото: Башкортстан Башлыгы.

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас