-5 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
6 ноябрь , 10:20

Уфада «Дуслык уеннары» тәмамланды

Уфа Спорт сараенда Башкортстан һәм Кытайның яшь хоккейчылары арасында иптәшләрчә матчлар узды.

Уфада «Дуслык уеннары» тәмамланды
Уфада «Дуслык уеннары» тәмамланды

Ярышларда ике җыелма команда: Башкортстаннан «Боз бал кортлары» һәм Кытай Халык Республикасыннан Сычуань провинциясе командасы катнашты.

Ярышлар ике яшь категориясе: 15 һәм 18 яшькә кадәрге кызлар өчен оештырылды. Кече төркемдә ике очрашуда да Кытай спортчылары җиңү яулады. Өлкән яшьтәгеләр арасында командалар бертигез һәм мавыктыргыч көрәш күрсәтеп, җиңүләр белән алмаштылар.

Чара тамашачыларда зур кызыксыну уятты Спорт сарае трибуналары тулысынча диярлек тулган иде. Мондый спорт очрашуларын уздыру халыкара элемтәләрне ныгыта һәм Русия белән Кытай арасында мәдәни диалог үсешенә ярдәм итә.

Фото: mgazeta.com

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас