-5 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
7 ноябрь , 10:05

Камилә Вәлиеваның алтын медален кире алдылар

Халыкара тимераякта шуучылар берлеге (ISU) рәсми рәвештә Русия фигуралы шуучысы Камилә Вәлиеваны 2022 елгы Европа чемпионатының алтын медаленнән мәхрүм итте.

Камилә Вәлиеваның алтын медален кире алдылар
Камилә Вәлиеваның алтын медален кире алдылар
Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Швейцариянең федераль суды спортчыны дисквалификацияләү турындагы карарга апелляцияне кире какты. Вәлиева Европа чемпионатының алтын медаленнән бөтенләй мәхрүм калды. ISU алтынны башка русиялегә — Анна Щербаковага тапшырды. Икенче урында — Александра Трусова, бронза - бельгияле Луна Хендрикста.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, суд Вәлиеваның спорт Арбитраж суды карарын яңадан карау турындагы үтенечен кире каккан, спортчыны дисквалификацияләү турындагы карарны үз көчендә калдырган. Суд карары нигезендә, Вәлиева суд чыгымнарын 7 мең Швейцария франкы күләмендә компенсацияләргә, шулай ук ISU һәм Бөтендөнья допингка каршы агентлыкка һәрберсенә 8әр мең Франк (гомумән алганда 23 мең Франк, 2,3 миллион сумга якын) түләргә тиеш.

2024 елның гыйнварында спорт Арбитраж суды фигуристканы дүрт елга читләштерде, чөнки аның 2021 елның декабрендәге пробасында тыелган «Триметазидин» препараты эзләре табылды. Соңрак аны Европа чемпионаты, Русия чемпионаты һәм 2022 елгы Олимпия уеннарының команда турниры (бөтен Русия җыелмасы белән бергә) алтын медальләреннән мәхрүм иттеләр.

Нык бул, бирешмә, Камилә, диясе генә кала.

Фото: © Дмитрий Челяпин / Матч ТВ
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас