-5 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
7 ноябрь , 12:56

Спортта хәлләребез ничек?

6 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Самарада «Русия – спорт державасы» XIII Халыкара форумы кысаларында Владимир Путин үткәргән физик культура һәм спортны үстерү буенча Русия Президенты каршындагы Совет утырышында катнашты.

Спортта хәлләребез ничек?
Спортта хәлләребез ничек?
Фикер алышуның төп темасы - балалар-үсмерләр спортын алга таба үстерү.

Русия үсешендә озак вакытлы максатларына ирешү үсеп килүче буыннарның сәламәтлеген ныгытуга, балалар спортыннан файдалану мөмкинлеген арттыруга бәйле, дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

– Бүгенге көндә даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче балалар саны 90 проценттан артык, агымдагылары 93,8 процент. Ләкин бу саннар төп дәрес нәтиҗәсен чагылдырмый. Бу шөгыльләрнең баланың сәламәтлегенә, укуына, физик һәм гомуми үсешенә ничек йогынты ясавы мөһим. Мондый нәтиҗәне төгәлрәк билгеләү һәм киләчәктә балаларның физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү процессын озату өчен сәламәтлек саклау, спорт һәм мәгариф системалары, шулай ук урыннардагы хакимият органнары эшчәнлеген синхронлаштыру тәкъдим ителә, – диде Владимир Путин. - Хөкүмәттән әлеге бурычны хәл итүне тәэмин итүне сорыйм, шул исәптән безнең әйдәп баручы фәнни оешмаларны, спорт медицинасы милли үзәген җәлеп итеп, балаларга белем һәм физик тәрбия бирү, аларның сәламәтлеген саклау өчен җавап бирүче һәркем өчен тиешле ориентирлар һәм күрсәткечләр, методика һәм бәяләү критерийларын эшләүне сорыйм.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге 726 меңнән артык бала шөгыльләнә. Соңгы дүрт елда спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру нәтиҗәсендә бу күрсәткеч 38 мең кешегә арткан.

Республикада балалар-яшүсмерләр спорты үсешенә йогынты ясый торган мөһим фактор-профильле учреждениеләрнең тренерлары һәм штатлы хезмәткәрләре саны. Республикада алар - 7 902 кеше. Тәҗрибәле белгечләрне җәлеп итүгә Русиядә беренче булып нәкъ менә Башкортстан башлап җибәргән «Авыл тренеры» программасы ярдәм итте. Аның гамәлдә булу дәверендә авылда эшләүче 179 тренер 137,8 млн сумлык ярдәм алган. 2024 елда республикада шундый ук «Шәһәр тренеры» программасы старт алды.

Башкортстан җыелма командалары әгъзасы булган 18 яшькә кадәрге спортчыларга һәм аларның тренерларына ел саен стипендияләр билгеләнә. Әйтик, 2024 елда мондый ярдәмне 208 бала 31,6 миллион сумга алган. Моннан тыш, ярышларда җиңгән спортчыларга һәм аларның тренерларына өстәмә матди бүләкләр түләнә.

Совет утырышы нәтиҗәләре буенча журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстан Башлыгы төбәкнең спорт тармагын алга таба үстерү буенча эш юнәлешләрен билгеләде.

– Иң төп бурыч - балалар һәм яшүсмерләр спортына ярдәм итү, аны үстерү. Безнең тырышлыгыбыз теләсә кайсы бала, социаль статусына карамастан, спорт белән шөгыльләнә алсын өчен юнәлдерелгән. Әлбәттә, моның өчен инфраструктураны үстерергә кирәк – ФОКлар, бассейннар, боз ареналары, шул исәптән авылда да, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Шул ук вакытта Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Юрьевич Воробьев докладында яңгыраган мөһим тема-спорт объектларын файдалануның нәтиҗәлелеге. Соңгы елларда без бик күп корылмалар төзедек. Һәм интеллектуаль санлы чишелешләр нигезендә аларның ничек кулланылуын өйрәнергә кирәк. Бу мәсьәлә белән мин шәхсән шөгыльләнәчәкмен һәм республика Хөкүмәтенә тиешле йөкләмә бирәчәкмен.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас