-5 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
17 ноябрь , 14:45

"Башкортстан Русиядә инклюзив спорт үсешенең яңа юнәлешен бирә..."

2025 елда Башкортстанда Русиядә адаптив физик культура өлкәсендә беренче сынау проекты старт алды, аның максаты – сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен спортбелән шөгыльләнүнең һәркем өчен мөмкин булуын арттыру. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә вице-премьеры, спорт министры Руслан Хәбибов хәбәр итте.

"Башкортстан Русиядә инклюзив спорт үсешенең яңа юнәлешен бирә..."
"Башкортстан Русиядә инклюзив спорт үсешенең яңа юнәлешен бирә..."
Проектны «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фонды һәм ВЭБ.РФ дәүләт Үсеш корпорациясе тәкъдим итте. Аны финанслау инвестиция акчалары хисабына гына бара.

Инициативага рәсми старт 2025 елның 27 сентябрендә Рима Баталованың спорт әзерлеге үзәгендә узган «Инклюзив атлетика» республика фестивале кысаларында бирелде.

Проектта кимендә 300 кеше катнашыр дип көтелә. Болар - 6 яшьтән 17 яшькә кадәр күрү сәләте бозылган балалар, шулай ук 18 яшьтән 70 яшькә кадәр I, II һәм III төркемгә караган күрү буенча инвалид өлкәннәр. Проектны гамәлгә ашыру вакыты - 2027 елның 30 июненә кадәр.

- Башкортстан Русиядә инклюзив спорт үсешенең яңа юнәлешен бирә. Безнең проект һәркемгә өмет бирә һәм спорт дөньясын ача, – дип ассызыклады Руслан Хәбибов.

Төбәк җитәкчесе бу башлангычның мөһимлеген билгеләп үтте.

- Яхшы проект. Аңа ярдәм итәргә һәм алга барырга кирәк, - диде Радий Хәбиров.


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас