-5 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
29 ноябрь , 18:28

"Безнең өчен бу - зур җаваплылык..."

Бүген Уфаның Көрәш сараенда хатын-кызлар арасында бокс буенча Русия чемпионаты башланды.

"Безнең өчен бу - зур җаваплылык..."
"Безнең өчен бу - зур җаваплылык..."
Шул уңайдан анда матбугат конференциясе оештырылды. Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов, Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

"Безнең өчен Уфада мондый мәртәбәле спорт чарасын оештыру - зур җаваплылык. Без инде бокс буенча Русия чемпионатын 2023 елда уздырган идек. Шуңа күрә мин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Премьер-министр, республиканың Бокс федерациясе җитәкчесе Андрей Назаров исеменнән барлык мәртәбәле кунакларны, спортчыларны сәламлим.

Безгә чираттагы тапкыр шундый чараны оештырыга мөмкинлек биргән Русия Бокс федерациясенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бу чарада 180 катнашучы, шуның 8е - республика спортчылары.

Андрей Назаров безнең алда иң яхшы Русия чемпионатын оештыру бурычын куйды һәм без аны үтибез. Шулай ук, Русия Президенты Владимир Путинның кешеләрне спортка җәлеп итү буенча йөкләмәсен үтәргә тырышабыз. Шул уңайдан күптән түгел, республика илебезнең их яхшы спорт төбәге исемен яулады. Һәм алга таба да бу эшебезне дәвам итәчәкбез", - диде Руслан Хәбибов.
 
Фото: Динар Кәлимуллин. 
Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас