-5 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
29 ноябрь , 18:30

Иң көчлесе җиңсен!

Бүген Уфаның Көрәш сараенда хатын-кызлар арасында бокс буенча Русия чемпионатын ачу тантанасы узды.

Иң көчлесе җиңсен!
Иң көчлесе җиңсен!
Спорт чарасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Руслан Хәбибов һәм Идел буе федераль округында Русия Бокс федерациясе дирекциясе җитәкчесе, Русия Бокс федерациясе генеральный секретареның укыту-методик эш буенча урынбасары Сергей Стрелков катнаштылар.

"Хөрмәтле дуслар! Барыгызны да безнең кунакчыл Башкортстанда сәламлим. Безнең өчен мондый чемпионатны Уфада уздыру - зур җаваплылык. Шул уңайдан Русиянең Бокс федерациясенә, Спорт министрлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Биредә бөтен республика районнарыннан яшь спортчыларыбыз килде һәм алар бүген профессиональ спортчыларның алышларын караячак. Әлбәттә, беренче чиратта без мондый чараларны балаларыбыз өчен үткәрәбез.

Бүген Башкортстанда 140 спорт төре үсеш алган һәм бокс алар арасында мөһим урын алып тора. Чөнки бокс һәм гомумән спорт кешеләрне, спортчыларны, илләрне берләштерә.

Мин беләм: безне бүген телевизордан Русия бокс җанатарлары гына түгел, ә бөтен дөнья карый. Ә бу безнең республиканы таныту дигән сүз. Бүген Русиядә, Башкортстанда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Һәм алга таба бу эшне дәвам итәчәкбез. Алга, Русия! Алга, Башкортстан!" - диде Руслан Хәбибов.

"Хәерле көн, Башкортстан! Бүген мин шундый матур залда барлык бокс яратучыларны сәламләвемә шатмын. Рөхсәт итегез миңа Русия боксының генеральный сәркәтибе Александр Беспутинның сәламләү сүзләрен сезгә укып җиткерергә:

"Хөрмәтле дуслар! Барыгызны да шундый спорт чарасы старт алуы беләм котлыйм! Шулай ук, Башкортстанны "Иң яхшы спорт төбәге" премиясен яулавы белән тәбрик итәм! Алар чыннан да бу исемгә лаек. Республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Алар бу чараны инде икенче тапкыр шундый югары дәрәҗәдә оештыра.

Безне кызыклы алышлар көтүенә ышанам. Спортчыларга уңышлар телим. Иң көчлесе җиңсен".

Үземнән спортчылар гадел көрәш теләп калам", - диде Сергей Стрелков.

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас