-5 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
3 декабрь , 09:09

Башкортстан – Русия боксы флагманы!

Уфаның Көрәш сараенда хатын-кызлар арасында бокс буенча ил чемпионаты уза

Башкортстан – Русия боксы флагманы!
Башкортстан – Русия боксы флагманы!
Дәрәҗәле турнирда 180 спортчы катнаша, шуларның 8е – безнең республикадан. Шушы уңайдан оештырылган матбугат конференциясендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов, Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова, башка җитәкчеләр һәм мәртәбәле кунаклар катнашты.

– Уфада мондый мәртәбәле спорт чарасын оештыру – безнең өчен зур җаваплылык. Бокс буенча Русия чемпионатын 2023 елда уздырган идек. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Хөкүмәт Премьер-министры, республиканың Бокс федерациясе җитәкчесе Андрей Назаров исеменнән барлык мәртәбәле кунакларны, спортчыларны ихлас сәламлим.

Русия Президенты Владимир Путин кешеләрне спортка җәлеп итү буенча җитди бурычлар куйды. Республика илебезнең их яхшы спорт төбәге исемен яулады. Алга таба да бу эшне шушы югарылыкта дәвам итәчәкбез, – диде Руслан Хәбибов.
Русиянең бокс буенча хатын-кызлар җыелма командасы өлкән тренеры Альберт Моталибов Башкортстанны Русия боксында флагман дип атады.

Арытаба узган Русия чемпионатын ачу тантанасында спортчыларны Руслан Хәбибов һәм Идел буе федераль округында Русия Бокс федерациясе дирекциясе җитәкчесе, Русия Бокс федерациясе генеральный секретареның укыту-методик эш буенча урынбасары Сергей Стрелков сәламләделәр.

– Барыгызны да кунакчыл Башкортстанда сәламлим. Бирегә бөтен республикадан яшь спортчыларыбыз килде һәм алар бүген профессиональ спортчыларның алышларын караячак. Әлбәттә, беренче чиратта без мондый чараларны балаларыбыз өчен үткәрәбез.

Бүген Башкортстанда 140 спорт төре үсеш алган һәм бокс алар арасында мөһим урын алып тора. Чөнки бокс һәм, гомумән, спорт кешеләрне, спортчыларны, илләрне берләштерә.
Мин беләм: безне бүген телевизордан Русия бокс җанатарлары гына түгел, ә бөтен дөнья карый. Ә бу безнең республиканы аларга таныту дигән сүз. Бүген Русиядә, Башкортстанда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Һәм алга таба да бу эшне дәвам итәчәкбез. Алга, Русия! Алга, Башкортстан! – диде Руслан Хәбибов.
Сергей Стрелков Русия Бокс федерациясе генеральный секретаре Александр Беспутинның сәламләү сүзләрен җиткерде һәм спортчыларга уңышлар теләде.

Илгиз ИСХАКОВ.


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас