-5 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
4 декабрь , 13:27

Танылган боксчылар - Баймакта!

Уфада хатын-кызлар боксы буенча Русия чемпионаты уза. Аның кысаларында Русиянең атказанган спорт мастерлары Юлия Немцова белән Эдуард Әбҗәлимов Баймакта осталык дәресләре үткәрде.

Танылган боксчылар - Баймакта!
Танылган боксчылар - Баймакта!
Спортчылар бирегә үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм балаларны бокс белән шөгыльләнергә рухландырырга килгән.

Бәйрәмне ачып, Баймак районы хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль сәясәт буенча беренче урынбасары Фәнил Нәдергулов кунакларга рәхмәтен белдерде.

- Районыбызны сайлаганыгыз һәм балаларыбызны спорт белән шөгыльләнергә һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә рухландырганыгыз өчен рәхмәт! - диде ул.

Бу хакта тулырак: https://bv02.info/news/localnews/2025-12-03/rossiyskie-boksyory-proveli-master-klass-v-baymakskom-rayone-4491937

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас