Хатын-кызлар арасында бокс буенча чемпионат 29 ноябрьдә Уфаның Көрәш сараенда старт алды. Атна дәвамында тамашачылар һәм җанатарлар Русиянең төрле төбәкләреннән килгән алдынгы спортчы кызларның көрәшенә шаһит булды.
Русия Бокс федерациясе генеральный сәркатибенең укыту-методик эш буенча урынбасары Сергей Стрелков сөйләгәнчә, Уфадагы чемпионат якын киләчәктә халыкара аренада ил намусын яклаячак хатын-кызлар боксының яңа йолдызларын кабызырга мөмкинлек биргән.
Фото: pravitelstvorb.ru