-20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
27 декабрь 2025, 17:25

Белоретта модульле спорт комплексы төзү планлаштырыла

27 декабрьдә Белоретта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров көрәш белән шөгыльләнү өчен булачак спорт комплексы урынында булды һәм 2026 елда төзелергә планлаштырылган модульле бина проекты белән танышты.

Белоретта модульле спорт комплексы төзү планлаштырыла
Белоретта модульле спорт комплексы төзү планлаштырыла
Корылманың гомум мәйданы 1,1 мең кв. м тәшкил итәчәк, шул исәптән 605 кв.м – спорт залы. Анда көрәш келәмнәре һәм манекеннары, гимнастика стеналары, дзюдо өчен татами, шулай ук ринг урнаштырылачак.

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, спорт министры Руслан Хәбибов билгеләп үткәнчә, объектның гомум бәясе – 110 млн сум, бу –федераль һәм төбәк бюджетлары акчалары. Муниципалитет үз өстенә инженерлык коммуникацияләре нигезләрен әзерләүне, үткәрүне һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерүне алачак.

- Без Белоретта үптән шундый объект вәгъдә иткән идек. Башта җирле стадионны реконструкцияләү белән шөгыльләндек, ә хәзер бу комплексны төзербез. Яхшы спорт кластеры барлыкка киләчәк, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә. – Белоретта – көчле көрәш спорт мәктәбе. Моннан Русия чемпионнары чыкты. Сүз уңаеннан, урын да монда бик матур.

Фото: glavarb.ru
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас