-20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
28 декабрь 2025, 15:05

"Мин - профессионал""

Зәмирә Рәҗәпова социаль челтәрләрдә үзенең язылучыларының сорауларына җавап биргән.

"Мин - профессионал""
"Мин - профессионал""

Аннан: «ТНВ»га кайтырга уйламыйсызмы?» – дип кызыксынганнар.

«Менә ул турында бер дә уйлаган юк. Икенчедән, анда мине көтеп торалар, дип уйламыйм. Мин бер нәрсәне яхшы беләм, мин – профессионал. Мескенләнеп, сиңа караганда күпкә булдыксызларга ярарга тырышып йөрүгә караганда, үз-үзеңә ышану, тамашачы мәхәббәтен тою – күпкә «текәрәк» статус. Мин «ТНВ»га 22 яшьтә килдем, ул әле оешмаган да иде. Шунда үстем, шунда ныгыдым, профессионал буларак җитештем, мин бик рәхмәтле аңа.

«ТНВ»ның үсешенә дә минем өлешем керде дип саныйм, чөнки дистәләгән проектлар өстендә көн-төн эшли идек. Әлбәттә, аны күрүче дә, белүче дә булмады. Минем архивта бер генә рәхмәт хаты да, бер генә грамота да юк!!!! », – дип җавап кайтарган ул язылучысына.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас