-20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
15 гыйнвар , 14:37

Татар индустриясенең асты өскә киләчәк!

Җырчы Ринат Рәхмәтуллин моңа ярты ел әзерләнгән.

Татар индустриясенең асты өскә киләчәк!
Татар индустриясенең асты өскә киләчәк!

Танылган җырчы Ринат Рәхмәтуллин яңа проект өстендә эшләве турында игълан итте. Аның сүзләренчә, шушы көннәрдә соңгы съемкалар булган, якындагы атнада проект дөньяга чыгачак.

Анонска караганда, җырчы үзе һәм үзенең тормыш юлы турында «Икенче сулыш» исеме астында чыгачак бу проектта ачыктан-ачык сүз алып барачак. Бу хакта артист социаль челтәрләрендә игълан итте.

- Башкалар гаепләгәндә, хейт иткәндә, гайбәт сатканда һәм ышанмаганда, без үсәбез. Озакламый татар индустриясен астын өскә китерәчәк һәм үзгәртәчәк проект чыгачак, - дип белдерде җырчының хатыны Динара Рәхмәтуллина. Ул ире белән бергә концерт директоры сыйфатында эшли.

Рәхмәтуллин сүзләренчә, яңа проект өстендә алар команда белән ярты ел дәвамында эшләгән. Элегрәк Динара хейтерларны кисәтү өчен махсус формат уйлап табуы турында хәбәр иткән иде. Яңа проект хейтерлар белән бәйлеме, юкмы - билгесез.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас