-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
1 февраль , 08:10

Булдырдың, Камилә!

Фигуристка Камилә Вәлиева Мәскәүдә узучы Русия чемпионатының ярымфиналына үтте.

Булдырдың, Камилә!
Булдырдың, Камилә!
Бу - аның дисквалификациясе тәмамланганнан соң беренче чыгышы.  Ул җыелучыларда соклану тудырды. 

«Миңа ышанган барлык җанатарларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Ура! Ниһаять, мин монда! Хис-тойгыларымны әйтеп бетереп булмый. Миңа калса, бу – соңгы вакытта минем тормышымда булган иң шәп вакыйга" - диде ул туры эфирда.

 Камилә Вәлиева – үсмерләр арасында дөнья чемпионы, күп тапкырлар Русия чемпионаты призеры, Русия Кубогы җиңүчесе һәм 2022 елда Пекинда узган кышкы Олимпия уеннарында катнашучы.

Камилә рәсми ярышларда ике елдан артык чыгыш ясамады. Читләштерелгәнче соңгы турнир аның өчен 2023 елның декабрендә Русия чемпионаты булды.
 
Былтыр декабрьдә фигуристканың допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дисквалификацияләнү вакыты тәмамланды.  

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас