-20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
6 февраль , 20:43

Малаязда тиздән яңа ФОК төзеләчәк

Бүген Салават районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Малаяз авылында физкультура-савыктыру комплексы төзелешенең барышы белән танышты.

Малаязда тиздән яңа ФОК төзеләчәк
Малаязда тиздән яңа ФОК төзеләчәк

Яңа спорт объекты республика адреслы инвестиция программасы кысаларында төзелә. Комплексның гомум бәясе - 615,2 миллион сум.

Муниципалитет башлыгы Марс Кашапов аңлатканча, бинаның гомум мәйданы - 4,1 мең квадрат метр, анда спорт залы, бассейн, көрәш залы, чишенү бүлмәләре, административ кабинетлар урнашачак. Яңа ФОК халыкны киңкүләм спорт төрләре белән колачларга, уен дисциплиналарын һәм көрәшне үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, спорт комплексында иң элек балалар шөгыльләнергә тиеш – сәламәтлекләрен ныгытырга, йөзәргә өйрәнергә.

- Малаяз - шактый зур торак пункт, һәм мондый заманча ФОК халыкка бик кирәк. Ә янәшәдә стадион ясарбыз, - диде республика Башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә. - Эшләр тиз бара - диварларны күтәрдек, быел төзүчеләр эчкә кереп, бизәкләү эшләрен башлаячак.


"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас