-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
12 февраль , 18:37

Иң көчлесе җиңсен!

14 февральдә Уфада "PRIME Fighting League" турниры узачак.

Иң көчлесе җиңсен!
Иң көчлесе җиңсен!

Ярышлар Спорт сараенда узачак, ул бер кичкә кул сугышы дөньясында иң мавыктыргыч алышлар мәйданчыгы булачак. Турнирда дөньяның 6 иленнән 22 спортчы, шул исәптән Башкортстаннан 7 спортчы катнашачак.

Төп вакыйгада Башкортстаннан чыккан "Prime" чемпионы, кул сугышы буенча рекордсменнарның берсе Илнар «Хантер» Ишембаев көндәше, Суламбәк "Алый зверь" Шаһгириевка каршы реванш бәйгесе үткәрәчәк. Ул биш раундка планлаштырылган һәм җанатарларның зур игътибарын җәлеп иткән принципиаль алышларның дәвамы булачак.

Турнир Уфа вакыты белән 18:00 сәгатьтә башлана. Аның трансляцияләре vk Video платформасында түбәндәге сылтама буенча булачак: https://vkvideo.ru/@prime_fighting

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас