+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
14 февраль , 10:45

"Хантер"га җиңү теләп калабыз!

Бу шимбәдә, 14 февральдә, Уфаның Спорт сараенда "Prime FL" турниры узачак, анда лиганың әйдәп баручы спортчылары катнашачак. Кичәнең төп вакыйгасы якташыбыз Илнар Hunter Ишембаевның Суламбәк "Алый зверь" Шаһгириевка каршы 5 раундлы реваншы булачак.

"Хантер"га җиңү теләп калабыз!
"Хантер"га җиңү теләп калабыз!

- Мин бу көн белән күптән яшим инде, ниһаять, турнирга кадәр берничә сәгать диярлек калды. 100 процентка әзер булуымны тоям. Көндәшем көчле рухлы, танылган спортчы.

Бу турнир индустрия фанатлары, җанатарларым, Башкортстаным өчен булачак турнирда йодрык сугышы театрын күрсәтермен. Җанатарлар алдында билгеле бер җаваплылык сизелә, әмма мин бу алышка әзер, – дип ышандырды Илнар Ишембаев.

Уфада узачак "PRIME FL" турниры дөньяның 6 иленнән 22 спортчыны, шул исәптән Башкортстаннан 7 көрәшчене берләштерәчәк.

Фото: mgazeta.com

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас