+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
16 февраль , 13:00

"Башкортстан, сине яратам!"

14 февральдә Уфада кул сугышы буенча "Prime FL" лигасының бишенче турниры узды. Анда дөньяның 6 иленнән 22 спортчы, шул исәптән Башкортстаннан 7 вәкил катнашты.

"Башкортстан, сине яратам!"
"Башкортстан, сине яратам!"
Турнирның төп бәйгесе алдыннан катнашучыларны һәм кунакларны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры, Бокс федерациясе президенты Андрей Назаров сәламләде.

– Мондый матур һәм мавыктыргыч спорт чарасын кабул итү - безнең республика өчен зур мәртәбә. Турнирны югары дәрәҗәдә үткәрүләре өчен оештыручыларга рәхмәт белдерәсем килә. Республиканың Бокс федерациясе мондый чараларга һәрвакыт ярдәм итәчәк. Бүген биредә Башкортстан спортчылары да катнаша. Бу республикада көрәш һәм спорт мәктәбенең югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли. Без Башкортстан Русия Федерациясенең спорт башкаласы булсын өчен эшләячәкбез. Республика Башлыгы Радий Хәбировка спортка шулай ярдәм итүе өчен рәхмәт! Тамашачыларга, җанатарларга – бүгенге уникаль көрәшне хуплаган һәркемгә рәхмәт, мин үзем дә чын ләззәт алдым, - диде Андрей Назаров.

Төп көрәштә якташыбыз "Хантер" һәм аның көндәше "Алый зверь" барлык биш раундны да уздырдылар. Судьяларның бертавыштан кабул ителгән карары белән кикбоксинг буенча Русия җыелма командасы әгъзасы Илнар "Хантер" Ишембаев җиңү яулады.

"Башкортстан, сине яратам! Республика Хөкүмәтенә, Спорт министрлыгына, оештыручыларга рәхмәт! Көндәшкә һәм тамашачыларга рәхмәт!" - диде якташыбыз.

Фото: mgazeta.com
Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас