+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
16 февраль , 13:02

"Син уенда" конкурсында кем җиңәр?

"Син уенда" Бөтенрусия спорт проектлары конкурсының VI сезонында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә.

"Син уенда" конкурсында кем җиңәр?
"Син уенда" конкурсында кем җиңәр?
«Син уенда» конкурсының төп бурычы – русиялеләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә ярдәм итә торган якты һәм перспектив проектларны табу һәм билгеләп үтү. Бу проект "Русия спорты" дәүләт программасы буенча үткәрелә. Номинацияләрдә җиңүчеләр - 500 мең сум, ә Гран-при иясе 1 миллион сум алачак. Финанс ярдәменнән тыш, катнашучыларга белем бирү акселераторы, тармак экспертлары ярдәме, проектларны эшләп бетерү һәм партнерларны җәлеп итү буенча консультацияләр дә каралган.

Гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү агымдагы елның җәендә Мәскәүдә узачак.

"Президент Владимир Путин безнең алга максат куйды: 2030 елга Русия гражданнарының кимендә 70 проценты даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Моңа, әлбәттә, "Син уенда" конкурсы да ярдәм итә. Һәр сезон саен ул масштаблырак була бара: катнашучылар саны арта, спортның яңа юнәлешләре буенча проектлар барлыкка килә.

5 сезон эчендә конкурска бөтен илдән 21 меңнән артык гариза килгән. Шунысы мөһим: алар арасында адаптив һәм фиджитал спортны үстерүче, безнең традицион төрләребезне тергезүче проектлар да бар. Якты спорт проектлары авторларын 6нчы сезонда катнашырга һәм аларны гамәлгә ашыру өчен өстәмә ярдәм алырга чакырабыз!" - дип ассызыклады Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.

Гариза бирү өчен "тывигре.рф" сайтында форма тутырырга һәм анда кушылган адрес буенча җибәрергә кирәк.

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас