+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
27 февраль , 13:04

Шахмат сөючеләр мәйдан тотты

Башкаланың “CUBE” шахмат клубында спортның шушы төре буенча турнир үтте.

Шахмат сөючеләр мәйдан тотты
Шахмат сөючеләр мәйдан тотты
Аны әлеге клубның директоры Динар Мәхмүтов югары дәрәҗәдә оештырды һәм чараның төп хөкемдары булды. Турнирның баш секретаре Олег Тупиковның тырышлыгы белән уен кызу барды.

Ярышта 37 кеше бәйге тотты, аларның 18е балалар иде. Җиңүчеләр өч категориядә билгеләнде. “А” төркемендә ирләр арасында беренче урынны Илназ Хәмидуллин яулады. Икенче-өченче урыннарны Артем Равилов белән Никита Канунников бүлештеләр. Шул ук төркемдә хатын-кызлар арасында Асель Махъянова җиңүче булды. Маргарита Иванова – икенче, Мила Икъсанова өченче урын яулады.

“В” төркемендә ирләр арасында Моранда Гонсалес – беренче, Евгений Сайдяков – икенче, Иван Птуха – өченче, хатын-кызлар арасында Миңнегөл Мәсәгутова – беренче, Валерия Спицына – икенче, Диана Сысоева өченче урыннарга лаек булды.
“С” төркемендә призлы урыннарны Андрей Буторин, Тамерлан Назаров, Рафаел Батуллин, Гүзәл Шипицина, Айгөл Рәхимова, Аделина Хәмитова яуладылар. Призлы урын алучылар – медаль, Мактау грамотасы белән бүләкләнде, беренче урынга лаек булучыларга Кубок та тапшырылды.

Әйткәндәй, әлеге бәйгедә катнашучыларның иң өлкәне – мин, иң яше 6 яшьлек Иван Птуха идек. Турнир тәмамлагач, уенны оештыруга күп көч салган Динар Рәлиф улына, Олег Владимировичка, чарада катнашучыларга шәхси рәхмәтләремне җиткердем, һәммәсенә арытаба да уңышлар, сәламәтлек теләдем.

Миңнегөл МӘСӘГУТОВА,
Русия пенсионерларының V Спартакиадасында катнашучы, Русиянең хезмәт ветераны.

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас