+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
13 март , 13:20

Спорт өлкәсендә хәлләребез ничек?

Башкортстан Хөкүмәтендә Спорт министрлыгының киңәйтелгән коллегиясенең еллык утырышы узды, анда тармакның 2025 елгы эшенә йомгак ясалды һәм 2026 елга өстенлекле бурычлар билгеләнде.

Спорт өлкәсендә хәлләребез ничек?
Спорт өлкәсендә хәлләребез ничек?
Катнашучылар махсус хәрби операция ветераннары белән адаптив физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру, шулай ук гражданнарның физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлардан канәгать булуы турында фикер алыштылар.

- Башкортстан ике тапкыр — 2019 һәм 2025 елларда Русиядә спортчылар төбәге дип танылды. Бу казаныш, барыннан да элек, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме, бөтен тармакның бердәм эше һәм, әлбәттә инде, республикабызның данлыклы спорт традицияләре аркасында мөмкин булды. Безнең, чыннан да, уңышларыбыз яхшы. Тармакның төп күрсәткечләре үтәлде һәм бүгенге көндә алар гомумрусия күрсәткечләреннән югарырак, - дип ассызыклады Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов.

Бүгенге көндә Башкортстанда даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче гражданнар өлеше - 64,2 процент (Русия буенча – 62,6), ә гражданнарның спорт корылмалары белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 76,7 процент тәшкил итә (Русия буенча – 64,4).

Руслан Хәбибов билгеләп үткәнчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча тормыш сыйфаты буенча төбәкләр рейтингында «Спорт секцияләрендә, клубларында спорт белән шөгыльләнүдән канәгатьлек» һәм «Ачык спорт объектларыннан канәгатьлек» күрсәткечләре буенча Башкортстан Русиянең иң яхшы 10 төбәге исемлегенә керә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас