+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
16 март , 17:09

Спорт объектларында ясалма интеллект кертелә

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның атналык оператив киңәшмәсендә төбәк спорт учреждениеләре эшчәнлегенә ясалма интеллект кулланып, санлы чишелешләр кертү турында фикер алыштылар.

Спорт объектларында ясалма интеллект кертелә
Спорт объектларында ясалма интеллект кертелә
Республика вице-премьеры, спорт министры Руслан Хәбибов Көрәш сараенда, Рима Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәгендә, Биатлон буенча олимпия резервы спорт мәктәбендә һәм ведомство карамагындагы тагын 12 объектта сынау режимында интеллектуаль камералар урнаштырылуын хәбәр итте. Алар видеоязма алып бара һәм реаль вакытта булган хәлләрне анализлый – килүчеләрнең санын, җенесен һәм яшен, килү вакытын терки.

- Спорт объектларында ясалма интеллект технологияләрен кертү килүчеләрне санарга гына түгел, ә иң элек аларның нәрсә белән шөгыльләнүен, чараларның ничек узуын, тренерлар һәм судьяларның игътибарын нинди моментлар җәлеп итүен күрергә мөмкинлек бирә, – дип өстәде вице-премьер. - Без эшне оптималь планлаштыру өчен объектның кайчан тулганын, ә кайчан эшсез торганын төгәл беләчәкбез. Икенче һәм иң мөһиме - хәвефсезлек. Ясалма интелект штаттан тыш хәлләргә оператив җавап бирергә ярдәм итә, килүчеләрнең һәм персоналның безнең объектларга ышаныч дәрәҗәсен арттыра. Һәм өченчедән - киләчәктә ата-аналар бала тренировкага килгән һәм залга кергән дип хәбәрләр ала алачак.

Планда - муниципаль объектларда интеллектуаль камералар куллану практикасын киңәйтү һәм республиканың бөтен спорт тармагына бердәм мониторинг үзәге булдыру.

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, ясалма интеллектны барлык социаль учреждениеләр эшенә кертергә кирәк.

– Әйдәгез интернатлардан башлыйк, аннары мәктәпләргә күчик, - дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Фото: Башкортстан Башлыгы


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас