Хәзер яшьләр мәктәп елларыннан ук нинди дә булса бер яисә берничә спорт төре белән җитди шөгыльләнә дә, югары уку йортларына кергән вакытка инде әзер спортчы булып өлгерә. Бу аңлашыла, чөнки хәзер балаларга да, яшьләргә дә спортның яраткан төре белән шөгыльләнү өчен шартлар булдырыла, спорт заллары эшли, төрле командалар оештырыла. Шунысы да куанычлы: Башкортстан Башлыгы башлангычы нигезендә “Авыл тренеры” программасы эшли башлады. Бу – зур казаныш. Әлеге программа бик вакытлы кабул ителде, дип уйлыйм.
Ә хәзер үткән гасырның 70-80нче елларына әйләнеп кайтыйк. Юк, без үскәндә сугыш та булмады, ачлыкны да күрмәдек, кияргә кием дә бар иде. Авылларда балалар күп иде. Физкультура укытучысы: “Егетләр, футбол тубын теләсә кайчан минем ихатадан кереп алыгыз!” – дисә, без кичкә кадәр туп тибәргә әзер идек. Чөнки физкультура укытучысы булып махсус белеме булмаган берәр укытучының ире эшли иде. Үзегез уйлап карагыз: махсус белеме булмаган, балалар дөньясыннан ерак торган кешене мәктәпкә физкультура укытучысы итеп эшкә алалар. Ә аның урынына бәләкәй чактан ук спорт белән мавыгып, төрле ярышларда катнашып, үзенең балачак хыялына ирешкән яхшы тренер булса, балаларга да, халыкка да, илебезгә дә күпме файда булыр иде? Ничек кенә булмасын, бала физик яктан сәламәт булып үсәргә, ә егетләр армия хезмәтенә яраклы булырга тиеш.
Безгә мәктәпкә сигез чакрым йөреп укырга туры килде. Зуррак сыйныфта без чаңгыны аяктан салмый торган идек. Мәктәпкә барганда да, кайтканда да чаңгыда йөрдек. Шундый чыныгу алып та районда үткән чаңгы ярышларына әзерләнә идек. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында укыганда да чаңгы ярышларында катнаштык, факультетлар арасында бәйгеләр оештырылганы матур хатирә буларак саклана. Безнең белән бер сафта Европаның бронза призерлары Евгений Зинковский, Николай Кириллов кебек егетләребез, факультет күләмендә ирле-хатынлы Резеда һәм Николай Лучков кебек спорт мастерларыбыз да бар иде.
Институтны тәмамлап кайткач, әлбәттә, эшкә чумдык. Гаиләләр кордык, өйләр төзедек, балалар үстердек. Тик шулай да күп нәрсә кеше факторына бәйле. Әлшәй районы хакимияте башлыгы вазыйфасына Дамир Мостафин тәгаенләнгәч, хоккей белән шөгыльләнүчеләр саны кискен артты. Ул бозга иң беренче булып үзе чыгып басты һәм Әлшәй районы командасын булдырды.
Раевкада гына да ике боз мәйданчыгы барлыкка килде.
Район хакимияте башлыгы кушуы буенча яңа спорт формалары, башка төрле кирәк-яраклар сатып алынды. Ул авыллардагы хоккей командаларына да тимераяклар, хоккей формалары бүләк итте, аларны матди яктан гына түгел, башка мәсьәләләрдә дә ярдәм итеп, яклап килде. Район газите битләрендә булачак матчлар турында игъланнар бирелә башлады. Бу бик кызыклы иде, чөнки нинди генә суыклар булса да, без, урта яшьтәгеләр дә, төпләгән пималарыбызны киеп булса да хоккей карарга бара башладык. Хоккейны яратучылар арасында чын җанатарлар барлыкка килде. Шулай итеп, безнең күз алдында Әлшәйнең “ДИМ” хоккей командасы ныгыды, ул көннән-көн нәтиҗәлерәк уйный башлады. Безнең район командасы республика күләмендә үткәрелгән ярышларда призлы урыннарга һәм, ниһаятъ, чемпион исеменә лаек булды.
Әлеге вакытта Раевкада яңа Боз сарае төзелә. Әлбәттә, бу киләчәк буыннар өчен тагын да бер этәргеч булыр дип ышанасы килә. Мин еш кына Уфада Рихард Зорге урамындагы Спорт сараеннан күнегүләрдән соң таралышучы 8-10 яшьлек малайларны күреп куанам. Хоккей характер, тырышлык, түземлек, көч, чыдамлык таләп итә һәм шундый сыйфатларны һәр спортчыда тәрбияләргә ярдәм итә.
Фәнүз Шәгалиев.