+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
24 март , 09:40

“Сезнең белән горурланабыз!”

Президент Владимир Путин ХIV кышкы Паралимпия уеннарында җиңүчеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырдыКремльдә Президент Владимир Путин 2026 елгы ХIV кышкы Паралимпия уеннарында җиңүчеләргә һәм призерларга Русия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшырды. Уеннар Италиядә 6-15 мартта узды. Алты атлеттан һәм бер гид-спортчыдан торган Русия җыелма командасы өч дисциплинада (чаңгы узышы, тау чаңгысы, сноуборд) чыгыш ясады һәм, командалар арасында гомум исәптә өченче урынны алып, 12 медаль (сигез алтын, бер көмеш, өч бронза) яулады.

“Сезнең белән горурланабыз!”
“Сезнең белән горурланабыз!”

Шушы кадәр уңышка нибары тик алты Русия спортчысы ирешә алды, шул ук вакытта беренче һәм икенче урыннарны яулаган Кытай (70 паралимпияче) һәм АКШ (68 паралимпияче) командалары белән чагыштырганда, бу – искиткеч нәтиҗә! Мондый азсанлы составның төп сәбәбе – Русия спортчылары очрашкан бюрократик киртәләр һәм санкцияләр аркасында сайлап алуларның катлаулы булуы.

Паралимпиячеләрнең гаҗәеп казанышлары шунда ук югары дәрәҗәдә билгеләп үтелде. 19 мартта аларны дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасына Кремльгә чакырдылар. Чара ак һәм зәңгәр гөмбәзле, Император герблары белән бизәлгән зиннәтле Екатерина залында узды. Владимир Путин үз чыгышын җиңүчеләрне (чемпионнарны) һәм аларның тренерларын котлаудан башлады.

– Сез Русиягә дә, бөтен дөньяга да спортчы-паралимпияченең югары миссиясен тулысынча ачтыгыз. Ә бу миссия һәм лозунг һәркемгә билгеле – дөньяны илһамландыру һәм сокландыру. Нәкъ менә моны сез башкарып чыга алдыгыз. Миллионлаган кеше сезнең чыгышларыгызны дулкынланып күзәтте, дөнья халкы сезнең максатчанлыгыгыз, көчле рухыгыз, җиңүгә омтылышыгыз белән сокланды, – диде Президент. – Әлбәттә, иң көчле хисләрне сез Русия җанатарларына бүләк иттегез, аларга чыннан да сезнең өчен чын күңелдән шатланырга мөмкинлек бирдегез. Алар сезнең уңышларыгызга сөенде һәм горурланды. Соңгы 12 елда беренче тапкыр без Паралимпия пьедесталы өстендә Русия флагының күтәрелүен күрә һәм Русия гимнын аеруча горурланып ишетә алдык. Сез, һичшиксез, Русиянең төп милли символларының халыкара аренага триумфаль кайтуын тәэмин иттегез.

Сезнең энергиягез, нәтиҗәгә омтылуыгыз, үз-үзегезгә ышанычыгыз, өзлексез күнегүләрегез зур, шәхси казанышларыгызга китерде, ә бу безнең бөек илебез масштабында да бик әһәмиятле. Сезнең чыгышларыгыз һәм җиңүләрегез – уңышка ирешү юлы: язмыш сынауларын җиңеп чыгу, һәрвакыт абруй һәм оптимизмны, ныклык һәм чыдамлыкны саклап калу, үз принципларыгызга, традицияләрегезгә һәм ышануларыгызга тугры булуның бөек үрнәге.

Озак еллар сезне җиңүгә алып барган кешеләргә, остазларыгызга аерым рәхмәт сүзләре белдерәбез. Басым һәм чикләүләр шартларында, тиешле ярышлар мөмкинлекләре чикле булганда да, алар илебезнең тренерлык мәктәбенең югары дәрәҗәсен, Ватанның спорттагы күпсанлы казанышларының нигезен, аның данлы тарихын раслады. Бу данны сезнең кебек геройлар булдырды һәм булдырачак.

Тагын бер тапкыр барыгызны да узган Паралимпия уеннарында ирешкән зур уңышларыгыз белән котлыйм. Күрсәткән үҗәтлек, хезмәт сөючәнлек, осталык өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә яңа җиңүләр телим!

Русия чаңгычысы Анастасия Багиян “Дуслык” ордены белән бүләкләнде. 15 яшендә ул күрү сәләтен югалта, ләкин, барлык авырлыкларны җиңеп, ике елдан соң Олимпия резервының спорт-адаптив мәктәбендә чаңгы узышлары белән шөгыльләнә башлый. Нәтиҗә: өч алтын медаль һәм Русия Президенты кулыннан югары дәүләт бүләге. Үзенең чыгышында ул, бераз дулкынланып, үзенә, җыелма командага һәм ярышларда Русия спортчыларына ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде.

Аның артыннан чыгыш ясаучы тау чаңгычысы Алексей Бугаев алтын һәм ике бронза медаль яулаган. Ул искәртүенчә, Кытайда узган Паралимпияда да Русия җыелма командасын катнашудан читләштергәннәр иде, әмма спортчылар өметсезлеккә бирелмәде һәм Русия Паралимпия комитетының активлыгы нәтиҗәсендә Италиядәге ярышларда катнашуга ирешә алды.

Дәүләт бүләкләрен спортчылар гына түгел, аларның тренерлары да алды. Кайберләре Президентка конкрет тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итү мөмкинлегеннән файдаланды. Мәсәлән, чаңгы узышлары буенча Паралимпия җыелма командасының өлкән тренеры Ирина Громова дәүләт башлыгыннан мөмкинлекләре чикле спортчылар өчен махсус үзәк булдыру турында coрады.

– Кызганычка каршы, нәкъ менә коляскада йөрүче спортчылар өчен күнегүләр оештыруда җитди кыенлыклар бар. Без барлык мөмкинлекләрне булдырырга, төбәкләргә, спортчыларга, инвалидларга, тренерларга ничек эш итәргә кирәклеген аңлатырга әзер. Без үзебез күп балаларны бу эшкә җәлеп итәбез. Минем уйлавымча, мондый махсус үзәк булса, ул бик зур ярдәм булыр иде, – диде Ирина Громова.

Италиядәге Паралимпия уеннары безнең җыелма команда өчен соңгы 12 елда беренче булды, анда алар Русия флагы астында чыгыш ясады һәм, җиңү пьедесталында басып, илебез гимнын ишетә алды. Соңгы тапкыр бу 2014 елда Сочидагы Халыкара ярышларда булды. Гимн яңгыраган пьедесталда беренче булып тау чаңгычысы Варвара Ворончихинаны хөрмәтләделәр. Аңа 23 яшь, ул – быелгы җыелма командада алтын, көмеш һәм бронза медальләр яулаган иң яшь спортчы. Тумыштан аның сул кулының бер өлеше юк, әмма бу аңа чемпион булырга комачауламады.

– Чынлап та, тарихи чарада катнашуыма һәм 12 ел эчендә беренче тапкыр гимнны яңгыратуга сәбәпче булуыма бик шатмын, – диде ул.

Ярышларда Русия гимны астында алтын алу хыялын “утырып шуу” классында чаңгы узышларында катнашучы, иң тәҗрибәле паралимпиячеләрнең берсе Иван Голубков та тормышка ашырды. Бу көнне аның тагын бер хыялы тормышка ашты – истәлеккә Президент белән фотога төштеләр.

“Русия символлары әкренләп халыкара ярышларга кайта. Мәсәлән, Дакарда, Сенегалда быел көз Яшүсмерләр Олимпия уеннары булачак. Анда безнең җыелма команда да барачак. Моның өчен акчалар, экипировка бар, команда формалаша инде. Бу ярышларда безнең спортчылар өчен гимн яңгыраячак. Без Русия җыелма командасының 2028 елда Лос-Анджелеста узачак җәйге Олимпиадада флаг һәм гимн белән катнашуына өметләнәбез”, – диде Русиянең спорт министры Михаил Дегтярев.

Тау чаңгычысы Алексей Бугаев үзенең йомгаклау сүзендә, җыелма команданың 2030 елда Франциядә узачак кышкы Паралимпия уеннарына әзерләнү һәм анда инде тулы составта лаеклы чыгыш ясау өчен бөтен мөмкинлекләре бар, дип белдерде.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас