+22 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Спорт
6 Апреля , 06:25

Татар кызлары 1әр миллион сум махсус приз алды

«Русский вызов» шоу-программасын карадыгызмы?

Татар кызлары 1әр миллион сум махсус приз алдыТатар кызлары 1әр миллион сум махсус приз алды
Татар кызлары 1әр миллион сум махсус приз алды
Санкт-Петербургта «Русский вызов» шоу-программасы турниры узды. Ярышларда Петр Гуменник җиңүче исемен яулады. Виктория Синицина һәм Никита Кацалапов — көмеш, бронза медальләрне Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов алдылар.
Фигуралы шуу буенча киң танылган татар кызлары Камилә Вәлиева, Алинә Заһитова махсус призга лаек булды, алар 1әр миллион сум акча алды. Турнирның җиңүчесенә — 5 миллион сум, көмеш призерларга – 2,5 миллион сум, бронза призерларга 1 миллион сум акча бирелә.
Аерым дисциплиналарда бүләкләр үз төрендә иң югары уртача балл җыйган спортчыларга һәм дуэтларга бирелде. Хатын-кызлар арасында — Камилә Вәлиева, ир-егетләр арасында Петр Гуменник иң яхшысы буларак билгеләнде.
Олимпия чемпионы Алинә Заһитова милли киемдә бик матур чыгыш әзерләгән. Бозда татарча биюен тамашачылар да, жюри әгъзалары да бик җылы кабул итте. Опера җырчысы Илдар Абдразаков Алинәгә образга тирән үтеп кергән өчен махсус приз тапшырды.
Алинә Заһитова шулай ук, халкыбызга хас кунакчыллык күрсәтеп, жюри әгъзаларына чәкчәк бүләк итте.
Камилә Вәлиева искиткеч матур чыгыш ясап 19,40 балл җыйды. Фигуристка «Белый ворон» фильмындагы көйгә чыгыш ясады. Чыгыш Рудольф Нуреевка багышланган иде.

 
Фото: mf.b37mrtl.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас